Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яз сулышы сизелә

Чәчү орлыгын вакытында барлап, тиешле кондициягә җиткереп, җитмәгән орлыкны кайдандыр юнәлтергә кирәк.

Кышкы салкыннар күпме генә хакимлек итсә дә, кояш нурлары язга ерак калмаганын искә төшерә. Яз җитүгә җир белән эшләүче хуҗалыкларда эш арта. Чәчү орлыгын вакытында барлап, тиешле кондициягә җиткереп, җитмәгән орлыкны кайдандыр юнәлтергә кирәк.
Көзге уңышны җыеп алу белән хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын әзерләү эшләре башлана. Орлыкларны чәчү алдыннан тишелешкә биреп, орлыкларның чисталыгын, тишелеш дәрәҗәсен, дымлылыгын билгелиләр. Орлык саклауның 29нчы номерлы Федераль закон буенча үз таләпләре бар. Орлык саклана торган складка яңгыр, буран керергә, стеналарда һәм идәннәрдә ярыклар булырга тиеш түгел, орлыкны идәннән 1,5 метрдан биеклеккә өяргә ярамый, орлык складында фураж, бер орлык икенчесе белән кушылу куркынычы булырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, бу таләпләр барлык хуҗалыкларда да үтәлеп бетми. Бигрәк тә орлыкны саклауга салганда кимчелекләр күзәтелә. Орлык стенага терәлеп тормаска тиеш, чөнки бу очракта таш стена бәсләнә һәм орлык үзенең сыйфатын югалта. Кайбер хуҗалыкларда орлык складына кар-буран эләккән очраклар күзәтелә. Бу кимчелекләрне бетерү хуҗалыкларга зур югалтуларны булдырмый калыр иде. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 277-68-29.

 

Мөдәрис Фәттахов,
“Россельхознадзор”ның Татарстан буенча

фитосанитария буенча белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россельхознадзор