Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яз-җәй җиттеме, барлык техника кирәк була башлый

Бүгенге көндә районда 2379 техника учетта тора. Бу исәпкә трактор һәм машиналар белән бергә тагылма агрегатлар һәм комбайннар да керә. Авыл хужалыгы өлкәсендә 582 трактор (шуларныӊ 487е тәгәрмәчле, ә 93е гусиницалы), 95 ашлык суктыру комбайны бар.

Районыбызда күмәк хужалыкларда, предприятие-оешма һәм шәхси хуҗалыкларда булган тракторларга һәм машиналарга, төрле үзйөрешле техникага техник карау уздырыла башлады. Аныӊ беренчесе «Яӊа тормыш» хуҗалыгында 21 март көнне булды.

Бүгенге көндә районда 2379 техника учетта тора. Бу исәпкә трактор һәм машиналар белән бергә тагылма агрегатлар һәм комбайннар да керә. Авыл хужалыгы өлкәсендә 582 трактор (шуларныӊ 487е тәгәрмәчле, ә 93е гусиницалы), 95 ашлык суктыру комбайны бар. Оешмаларда исә 164 берәмлек техника бар.

Районда 726 шәхси хуҗалыкта 1066 техника (машиналардан тыш) теркәлгән. 753 трактор һәм 3 комбайн рәсми рәвештә исәпкә алынган.

«Ростехнадзор» оешмасыныӊ райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов әйткәнчә, яз-җәй җиттеме, барлык техника кирәк була башлый, ә техник карау үткәрелмәгән тракторлар юлга чыгарга тиеш түгел. Бу турыдан-туры юлдагыларныӊ һәм техника йөртүчеләрнеӊ куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле һәм моны һәркем аӊлап китсен иде, ди ул.

Фото: Марат Габдрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техосмотр