Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы чәчү хөрмәтенә күркәм бер язма: "Әтием – җир кешесе!"

Кабиналары юньләп җылылык та саклый алмаган, ышыкламаган тракторларда эшләгән бит!

Икмәк юлы авыр, ай, катлаулы!
Зур сынаулар аша үтәсе.
Бер бөртектән унны ясау өчен
Игенчегә – иҗат итәсе.
Алтын бодай, ак мыеклы арыш –
Игенченең иркә җимеше.
Күңел җылысында кабартылып,
Өстәлемә биргән күмәче.

Ә.Саяпова

...Балаларның яраткан кабартмаларын пешерәм. “Бисмилла” әйтеп эшем башлыйм, “сөенеп ашарга насыйп булсын!” дип пышылдыйм.
Кызарып пешкән кабартмаларымны күреп бер куансам, “Тәмле булган!” диеп ашаган гаиләмдәгеләргә карап, янә сөенәм. Меңләгән-меңләгән күзәнәкле шушы икмәккә бөтен күңел җылымны салам бит мин! Ничек тәмле булмасын ул?!
...Меңләгән-меңләгән күзәнәкле... Бу күзәнәкләр, гүя, шушы бөекләрдән-бөек булган ипекәйне тудыруда зур көч куйган игенченең тир тамчылары; бу пар, гүя, игенченең ипекәйгә салынган йөрәк җылысы...
Ипигә, юк, ипигә генә түгел, хәтта аның бер бөртек валчыгына да күпме көч, күпме тир, күпме хезмәт кергәнен мин бик яхшы беләм. Горурланып әйтәм, мин – игенче кызы, нәселемдә дә корыч айгырларны иярләгәннәр, ил табыны муллыгы өчен көч куйганнар аз түгел.
Киң кырларга карасам, язгы, көзге чәчү дигән сүзләрне ишетсәм, күз алдыма безнең Балтач ягының көлсу туфрак тузанына буялган, зәңгәр күзләре генә ялтырап торган әти күз алдына килә. Хәтерли алган чакларымнан бирле, эшкә киткәндә, өстенә телогрейка, аягына сүчинкәле итек, башына йомшак йонлы куян бүреген кия иде ул. Мин – көндезге җылылыкны, кояшлы матур көннәрне генә уйлап, “Әти, итекләр белән пешмисеңме?” дия идем. ”Әй, кызым, төнлә бик салкын шул, кыраулар төшкән чакта итек киярлек була”, - дип әйтә иде әти. Хәзер генә уйлыйм – әтием соң яздан алып көз уртасына чаклы, салкында, кабиналары юньләп җылылык та саклый алмаган, ышыкламаган тракторларда эшләгән бит!

(Дәвамын "Хезмәт" газетасының чыгачак саннарыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев