Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы эшләрнең иң кызган чоры

Авыл җирендә иң матур һәм күңелле чор башланды. Иртәнге тынлыкта кошлар сайраганын һәм ерактагы трактор гөрелтесен генә ишетергә мөмкин.

Кырларда кызу эш чорында «Хезмәт десанты» «Бөрбаш»та булып, биредәге эшләрнең барышы һәм хезмәт кешеләре белән танышып кайтты.

«Бөрбаш»ның барлыгы 3794 гектар чәчү җирләре бар. Шуның 1625е бөртеклеләргә, 2124 гектары азык культураларына туры килә. 4 май иртәсенә барлыгы 375 гектардан артык җиргә арпа һәм солы чәчелгән иде. – 575 гектарда күлтилисе җирләребез бар, көненә 150 гектарны эшләп барабыз, димәк, һава торышы әйбәт торса, тиз арада бу эшләрне төгәлләп тә куячакбыз. Дөрес, әлегәчә төнлә суык булу туфракка җитешергә мөмкинлек бирмәде. Шуңа да уҗымнар да матурланып китә алмады. Якын көннәрдә төнлә дә градус +8 +10ны күрсәтә, ул туфракка уңай йогынты ясар дип ышанып калабыз, – ди җәмгыятьнең баш агрономы Искәндәр Гыйльметдинов.   

Язгы чәчү игенче тормышында дулкынландыргыч вакыйга булып тора. Аның күңеле мул уңышка ышаныч белән тулы. Басуга чыктың да, трактор белән иңләп-буйлап кына эшләдең түгел. Уңыш күктән төшмәгәнлеген, моның өчен җиргә тир тамазырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. Чәчүгә керешкәнче техникаңның төзеклеген тикшерү, чәчү агрегатларын көйләү дә төп факторларның берсе булып тора.

Җәмгыятьтә бүгенге көндә тулы көченә җир эшкәртү, ашлау, язгы чәчү эшләре бара. Алан ягында – өч, Бөрбаш Сәрдегәне янындагы басуда бер трактор чәчү эшләре белән мәшгуль (Әлеге мәгълүмат 4 май көненә таянып язылды – З.Ф).

Алан ягында чәчү эшләренең комплекслы барышы Рәис Мөхәммәтҗанов, Радик Шәй-мөхәммәтов, Илшат Нотфуллин звеноларының тырышлыгыннан тора. Чәчү эшләре гөрләп барган басуларда техникалар аз түгел. Кайсы ашлама чыгара, кайсы симәнә ташый.

– 1991 елдан бирле колхозда шофер булып эшлим, – ди «ГАЗ-53» машинасында эшләүче Фәрит Габидуллин. – Кыш буе Волжскидан комбикорма ташыган идем, бүгенге көндә менә ашлама ташу хезмәте йөкләнде, бу машинадан тыш, бензовозда да йөрим әле мин, басу-кырлардагы техникага ягулык ташыйм. Нинди эшне кушсалар да, эшлибез, эше генә булып торсын, – ди тәҗрибәле шофер. Чәчү эшләре төрле басуларда барганлыктан, кырларга ашламаны да, симәнәне дә  берничә техника чыгара. «МТЗ» тракторын иярләүче Рәсим Мотыйгуллин да чәчүчеләргә ашлама ташый. «Чәчүгә чыкканга берничә көн бар инде. Чәчүче егетләребез үз эшләрен бик булдырып башкаралар», дип хезмәттәшләренең хезмәтенә югары бәя биреп үтте алдынгы механизатор Рәсим абый.

«Яңа тормыш» һәм «Маяк» җәмгыятьләре белән чиктәш булган, «Бөрбаш»ның иң ерак дигән басуы кырмыска оясын хәтерләтерлек иде. Биредә начар кышлаган арышның 90 гектарын бозып, солы чәчү белән мәшгульләр. Дистәләгән техника бер басуга җыелган, һәркем үз эшендә. Җирне ашлауда гына да җиде трактор эшли булып чыкты. Биредә Илшат Нотфуллин агрегаты чәчә. Илшат абыйны без озак еллардан бирле «кыр корабы»н иярләүче тырыш комбайнчы икәнен беләбез. Ә төп эше яздан башлана икән. Башта үзе чәчә, аннан соң тишелә башлаган басуларны күзәтеп, үз эшенә бәя бирә, ашлый, соңыннан игеннәрнең җитешеп, алтынсу төс алган чагын көтә башлый. Илшат абый кебек үк ике техникада уңышлы эшләп килүче Нурислам Сабирҗанов исеме дә газета укучыларыбызга алдынгы комбайнчы буларак таныш. Нурислам абый бүгенге көндә «МТЗ-1221»е белән җир ашлауда хезмәт куя. – 1985 елдан бирле комбайнда, 1998 елдан тракторда эшлим, – дип тыйнак кына хезмәт юлы белән таныштырып үтте алдынгы механизатор.

Тагын бер чәчү агрегатында Радик Шәймөхәммәтов эшли – аның звеносы арпа чәчә. Радикның хуҗалыктагы хезмәт стажы башкаларныкыннан әлегә кимрәк, ул көзге чәчүдән генә тәҗрибә туплый башлаган. Алай да дистәләгән еллар эшләп, техниканы биш бармагыдай белүче өлкән һәм тәҗрибәле механизаторлар янында Радикка да эш алымнарына өйрәнү авыр булыр дип уйламыйм.

Чәчүчеләргә симәнә чыгаручы шоферлар белән дә танышып китик. Әнәс Насыйбуллинның хезмәт стажы 35 елны тәшкил итсә, Хәниф Рәхматуллин инде  37 ел руль артында икән. Тәҗрибәле булуларын симәнәне җил очыртмасын дип брезент белән каплап куюларыннан ук күреп була. Эшне җиренә җиткереп башкару менә шул була инде.

Чәчү агрегаты артына басып, эшне контрольдә тотучылар, симәнәне карап баручылар белән дә танышып уздык. Алар Янилдәге Кукмара аграр һәм Норма һөнәр көллиятендә белем алучы егетләр булып чыкты. Өченче курсны тәмамлаганнан соң бирегә практика үтәргә кайттык, диделәр Инсаф Әхмәтшин, Ислам Сабиров, Рәдиф Дәминов һәм Радик Шәйхелисламов.

Бөрбаш Сәрдегәне янындагы басуда яңа комплекс белән Илнар Гыйльмуллин чәчү эшләре алып бара. «Элек ул «МТЗ-1221» тракторында эшләгән иде. Бик булдыра торган, тырыш егет. Яңа комплекс кайткач нәкъ менә аңа ышанып тапшырдык», дип «К-742» тракторында эшләүче Илнарның хезмәтенә югары бәя биреп үтте баш агроном Искәндәр Гыйльметдинов. Илнар бик тыйнак тракторчы булып чыкты, үзен күпме генә мактасалар да, үзе мактанырга яратмый ул. Кушылган эшне тиеш дип кабул итеп, намусы кушканча сыйфатлы башкарып бара. – Хуҗалыкта 1998 елдан бирле эшлим. Башта «МТЗ-80», аннан «МТЗ-1221»дә эшләдем. Бүгенге көндә шушы тракторда хезмәт куям. Җәй көне силос, сенаж базлары таптыйм, – дип кыскача гына сөйләп узды Илнар. Әйе, сорауларга җавап бирсә дә, күңеле белән ул чәчүне уйлый, сыйфатын кайгырта иде. Туктап торган арада гына да чәчкән җирен карап, орлыклар каплануын тикшереп чыкты ул.

Менә шундый тырыш егетләре белән мактаулы ул «Бөрбаш» җәмгыяте. Механизаторлары да, шоферлар да һәрбер бөртекнең кадерен белеп, киләсе уңышның муллылыгы бүгенге эш сыйфатына турыдан-туры бәйле булуын аңлап эш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре