Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язмаңны “Рәхимә кызлары” дип язсаң, дөресрәк булыр иде

Хәзер инде Сәйдәш абый аклана...

Газетабызның алдагы саннарының берсендә “Рәйханә кызлары” исемле язма басылган иде. “Үткән гасырның сиксәненче-туксанынчы елларында район сыер савучылары ярышын әйдәүчеләр арасында Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Рәйхана апа Мифтахова да бар иде. Кулдашы Розалия апа Фазылҗанова белән алар бер генә елны да алдынгылар җыенында сәхнәгә күтәрелми калмадылар бугай. Кырык елга якын сыерлар савып, лаеклы ялга киткән Рәйхана апаның эшен бүген ике кызы Рисәлә белән Зөлфияләре дәвам итә икән. Аларны Рәйханә кызлары дип кенә язганга, әтиләре Зөлфәт абый үпкәләмәс, шәт (язмабыз әниләр көне якынлашканда дөнья күрә, шуңа күрә сүзебез күбрәк әниләр турында) . Зөлфәт абый үзе дә гомере буе шушы Кариле фермасында эшләгән булып чыкты. Бер кызлары Зөлфиянең тормыш иптәше Фидәриснең дә биредә эшләвен белгәч, “Сезнең ферма икән бу”, – дип куйдым”. – Язма менә шушы тырыш кызлар турында иде.

Шушы көннәрдә хуҗалыкның элекке рәисе Сәйдәш абый Исрафиловка, йомыш төшеп, шалтыратырга туры килде. Төп сүзне башлаганчы, Сәйдәш абый соравын бирде:

– “Рәйханә кызлары”н кем язды?

– Мин, – дим. – Ялгышлык киткәнме әллә?

– Хата китмәгән, әйбәт язылган, әмма язарга кызыклы кайбер нәрсәләр калган, – ди ул. – Рәйханәнең әти-әнисе дә шушы фермада эшләде бит. Әнисе Рәхимә апа гомер буе сыерлар сауды. Бик тырыш, бик булган хатын иде. Язмаңны “Рәхимә кызлары” дип язсаң, дөресрәк булыр иде. Син телгә алган Розалия Фазылҗанова да Рәхимә кызы, алар Рәйханә белән бертуганнар бит. Әтиләре Мәгъсүм абый да бик булган кеше иде. Сугыштан бер аяксыз кайткан кеше, мин инвалид дип эшсез торган чагы булмады. Ферма мөдире дә булып эшләде, бозаулар да карады. Кариле фермасында күп еллар, намуслы хезмәт куйган нәсел бу...

– Белмәдем бит, әйтүче булмады. Белгән булсам, барысын да яза идем, – дип акланам. – Кызлары да бик тыйнак шул. Артыгын сөйләмәделәр...

– Розалиянең әле ике “Хезмәт даны” ордены да бар иде, – ди Сәйдәш абый.

– Анысын энциклопедиядән күргән идем, Розалия апаның ордены булгач, Рәйханә апаныкы да бардыр дип эзләдем, аның ордены да, медале дә юк. Бергә эшләгәч, нишләп аңа да бирдертмәдегез соң? – дим Сәйдәш абыйга.

– Розалиягә аның берсе аерым эшләгән чакта бирелгән иде. Икенчесе генә бергә эшләгәндә бирелде. Шулай килеп чыккан шул... – Хәзер инде Сәйдәш абый аклана...

– Хәер, ул чакта терлекче-механизаторларга орден-медальләр шактый күп бирелсә дә, бөтен кешене дә тигезләп бетерә алмаганнардыр шул. Бертуганына бирелгән орденнар өчен үзенеке итеп сөенгәндер Рәйханә апа дип юанырга гына кала. Кем белә, бәлки әле әниләренә дигән мактаулы исем-орден-медальләр кызларына насыйп булыр? Дәвамчылары да бер дигән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт кешесе