Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әйбәтләп чәчсәӊ, игенне җыйганда күӊелле ди танылган механизатор Фәргать Гаязов (+фоторепортаж)

Районыбыз кырларында эш гөрли. Вакытныӊ кадерле чагы, ашыкмыйча, әмма тиз, җиренә җиткереп башкара торган чәчү вакыты бу.

Бер басуга кереп киткәч була, ә менә инде ерактагы чәчеләсе җирләргә күчкәндә, шактый мәшәкәтле. Бу очракта бары бердәм, бер-береӊне аӊлап эшләгәндә генә вакытны отарга мөмкин, ди Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ  танылган механизаторы Фәргать Гаязов. Фәргать озак еллар үзе чәчә, үзе тәрбияләгән игеннәрен җыеп ала. Уӊышлары, яулаган биеклекләре Татарстан, район күләмендә билгеле.

Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 1955 гектар мәйданда язгы чәчү алып барылачак, аныӊ 708 гектары инде чәчелгән. Басулар җитешүгә карап һәр төрле культураны вакытында җир куйнына салырга ашыгалар монда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү