Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйге көн ел туйдыра

Үзем дә инде ике дистә елдан артык штурвал артында, — ди инде бүгенге көндә ике вымпел иясе Виктор Федоров.

Ел саен урып-җыю чоры барган вакытта без басу-кырларга сыйфат комиссиясе белән чыгып, урак, терлек азыгы туплау, җир әзерләү эшләре белән танышып, хезмәт кешеләре белән аралашып кайтабыз. Шундый рейдларның чираттагысы «Активист» хуҗалыгы, «Труд» һәм «Яңа тормыш» җәмгыятьләренә булды.

Җәй — авыл хуҗалыгында иң күп көч таләп итә торган чор. Печән әзерләү белән башланып киткән ел фасылы сенаж туплау, урып-җыю, көзге чәчү өчен җир әзерләү, туңга сөрү эшләре белән дәвам итә. «Активист» хуҗалыгында да нәкъ шундый комплекслы эшләр алып барыла. Игенчеләр янында безне каршы алган хуҗалык җитәкчесе Рафил Зәкиев сүзне яшел азык әзерләүдән башлап җибәрде. — Җәйнең эссе һәм яңгырсыз булуы сәбәпле малларга тупланган азык узган елгы кадәр булмаса да, калган запасларыбыз белән чыгышланырлык. Гомумән, 2020 елда 13589 тонна сенаж әзерләсәк, шуның 4500е запаска калды, силос та әзрәк бар әле. 350 гектар мәйданда кукурузыбыз бар, шуның 50 гектарын орлыкка алырга планлаштырабыз, — диде Рафил Наилевич. Җитәкче яңгырлар булмау сәбәпле тиешле күләмдә игеннәр җыеп ала алмаячакларын белдерде. Хуҗалык буенча уртача уңыш 21 центнерны тәшкил итә, бүгенге көнгә 80 процент мәйданнар инде җыеп алынган. Хуҗалыкта эшләүчеләрне салам һәм печән белән тәэмин иткәннәр.

 

Иген кырларында «КЗС-812»дә Виктор һәм Кирилл Федоровлар, яңа «КЗС-1218»дә Юрий Андреев һәм Руслан Кугергин, «КЗС-812»дә Константин Васильев белән Никита Кугергин тырыш хезмәт куялар. Игенчеләр белән беррәттән шоферлар, механизаторлар да үзләренә йөкләнгән эшләрне сыйфатлы итеп башкарып, ел никадәр генә авыр килсә дә, булган кадәрен югалтмыйча туплауны максат итеп алып эшлиләр. Янгын сүндерү машинасында Борис Арыков, салам пресслауда Рафис Сафиуллин һәм Андрей Колесников эшли, бөртеклеләрне амбарга Алексей Колесников белән Геннадий Семенов ташый. Көзге чәчүгә җирләрне Иван Изергин, Петр Романов, Евгений Васильев һәм Игорь Иванов әзерли.

Озак еллардан бирле тырыш хезмәте белән данлыклы булган Виктор Федоров дүртенче сезонын улы Кирилл белән эшли. — Мин дә 10 яшемнән башлап, әти белән эшләп, тәҗрибә туплаган идем, игенчеләр нәселе без. Әнием ягыннан бабам Сергей Хамов та комбайнда эшләгән, әтием Геннадий да алдынгы игенче булды. Үзем дә инде ике дистә елдан артык штурвал артында, — ди инде бүгенге көндә ике вымпел иясе Виктор Федоров. «Колос» комбайнында беренче чирканчыгын үткән Виктор бүгенге «кыр корабы»на карап, заманча техника ул кешегә комфорт булдыру өчен дип ясалган. Ул көчлерәк тә, шуның бәрабәренә югалтулар да әзрәк була, ди. Комбайн сезоны тәмамланганнан соң «Т-150» тракторы белән хезмәт куя башлый ул, аннан тыш Улисьял клубында мөдир дә булып эшли. Җыр-моңга гашыйк Федоровлар гаилә ансамбле буларак күп җирләрдә катнашып, сәхнә йолдызлары да булып танылдылар.

Дәвамы бар.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю урак өсте