Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйге көн ел туйдыра. Урак — 2021 (ахыры)

«Яңа тормыш» җәмгыятендә дә яңгыр булмау сәбәпле уңыш көткән кадәр күләмдә түгел.

«Яңа тормыш» җәмгыятендә урып-җыюга кадәр үк булырга, сенажда хезмәт куючылар белән аралашырга туры килгән иде. Һәркайдагы кебек үк биредә дә яңгыр булмау сәбәпле уңыш көткән кадәр күләмдә түгел. Шуңа да хәзер бөтен эшләрне дә планлаштырып, мал башын саклап калу өчен дип эшләргә кирәк, — ди баш агроном Илгиз Заһидуллин. Салам запаслары турында сорап та торасы юк, басудагы эскертләре әллә ничә җирдә күренә. Быелгысын да әрәм итмичә җыеп барабыз, диләр. Игенчеләре алдынгы, үз эшләренең осталары биредә.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диюләре нәкъ менә «Яңа тормыш» комбайнчыларына атап әйтелгәндәй. «Акрос-550» комбайнында хезмәт куючы Марат абый Нигъмәтуллин хакында быел бер язган да идем инде. «Кыр корабы»н кышкы сакланышка куйганнан гаражда токарьлек эшләренә керешә ул. «ДОН-1500» комбайнында эшләүче Марат Газыймҗанов та берничә техникада эшләүче егет. Әле генә терлек азыгы әзерләүче комбайнда иде, бүген инде иген кырларында энесе Илшат белән эшләп йөри. Өр-яңа «КЗС-812» комбайнында эшләүче Булат Мөдәрисовның да ярдәмчесе бертуган энесе Фәдил.

Яшь булуына карамастан, Булат үзенең чын оста икәнен күрсәтергә өлгерде инде. Быел яңа комбайн бирүләре тагын да канатландырган аны. «6 сыйныфтан алып үзем әтидә ярдәмче булып эшләдем. Аннан соң әти фермада эшли башлады, ә мин үзем комбайнчы булып киттем, чөнки күңел рәхәтлеге алам мин шушы иген кырларында», ди егет. «СК-5» комбайнында Самат абый Шәрәфиев белән Эмиль Нәбиев хезмәт куя-лар.

Хуҗалыкларда эшләр гөрләп барса да, урып-җыюга санаулы гына көннәр калып бара инде. Булганын исән-сау булып җыеп бетерергә насыйп булсын игенчеләргә.

 

Язманың башы

Язманың дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю урак өсте Яңа тормыш хуҗалыгы