Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйге көн ел туйдыра. Урак — 2021 (дәвамы)

Тырыш хезмәтләренең нәтиҗәләре бүген артык куандырмаса да, булган уңышны җыеп алып, киләсе елныкына әзерлекне башларга дигән максат белән эшлиләр "Труд" хуҗалыгында.

«Труд» җәмгыятендә язгы чәчү эшләре вакытында булып, механизаторлар белән аралашкан идек. Эшләре гөрләп барган хуҗалык хезмәткәрләре ул чакта мондый җәй килер дип уйламады шул. Тырыш хезмәтләренең нәтиҗәләре бүген артык куандырмаса да, булган уңышны җыеп алып, киләсе елныкына әзерлекне башларга дигән максат белән эшлиләр алар. Сыйфат комиссиясе белән биредә без печән басуына юл алдык. 185 гектарлы басуда Иван Амаков теземнәрне әйләндереп, кабартып, ә Алексей Абрамов рулонлап бара иде.

— Беренче каттан печән бик начар булды, 50 тонна гына туплый алдык. Хуҗалыкка өләшү өчен үзебездә булмагач, Маридан сатып алырга туры килде, — ди баш зоотехник Василий Кумаев.

— Сенажны якынча 4900 тонна тирәсе тупладык инде, күпьеллык үләннәрнең икенче укосыннан тагын 1000 тонна туплап алырга планлаштырабыз. Җитеп бетмәгән өлешен силос белән капларбыз дип уйлыйбыз, чөнки 400 гектар мәйданда кукуруз бар әле, — диде баш агроном Илдар Гыйләҗев.

Урып-җыю эшләре дә уңышлы гына бара биредә. Валерий Степанов – Сергей Конькин, Владислав Абрамов — Владислав Ураков, Алексей Овчинников – Михаил Дмитриев, Эдуард Овчинников — Рафил Гарифуллиннар тырышлыгы белән 850 гектар мәйданнар җыеп алынган инде, тагын 550 гектар җыеласы бар. Уртача уңышларына килгәндә ул 18 центнерны тәшкил итә.

Ахыры бар.

Фото: баш мөхәррир

Язманың баш өлешен биредә укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урып-җыю урак өсте