Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җыр белән икмәк янәшә

Районда әлегә иң югары уңышны «Татарстан» хуҗалыгы басулары бирә.

Арыш, көзге бодай культураларының һәр гектарыннан 45,5 центнер бөртек алынган. Хуҗалык амбарларында инде 1200 тоннадан артык яңа иген уңышы кайтарылган.
Район мәдәният үзәге автоклубы быелгы агитбригада маршрутын эшләре наять барган шушы хуҗалык басуыннан башлады. Механизаторлар кичке ашауга туктаган арада басуда 20 минутлык концерт бирделәр.
Римма Гарәпшина, Айзат Шәйхелмәрдәнов, Раил Нигъмәтҗанов, Рәсүл Фәйзрахманов кебек җырчы, баянчы осталардан торган, Ләйсәрә Шәйхелмәрдәнова җитәкләгән клуб коллективына механизаторлар зур рәхмәт әйтеп, тагын килегез дип озатып, үзләренә күрсәтелгән шундый хөрмәткә күңелләре булып, яңа дәрт белән кабат эшкә керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250