«Йөкне тигез тарту җитми»
Авыл хуҗалыгында эш ел әйләнәсе туктап тормый, үз җае, көе белән бара. Әмма шул эш барышында нәтиҗәләргә күз салып, кимчелекләрне ачып, алга бару юлларын тагын бер барлау зарур.
Терлекчелектә 10 айга нәтиҗә ясау өчен «Дуслык» хуҗалыгында район авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләренең, терлекчелек өчен җаваплы баш белгечләрнең киңәшмәгә җыйналулары шуның бер мисалы булып тора.
«Дуслык» хуҗалыгы бу киңәшмәне үткәрү өчен очраклы сайланмаган, чөнки соңгы елларда бу җирлектә авыл хуҗалыгының һәр тармагы буенча сизелерлек алга бару күзәтелә. Җитәкченең, белгечләрнең хуҗалык хезмәткәрләре белән бердәм эшләү нәтиҗәсе буларак терлекчелек юнәлеше буенча күмәк хуҗалык районда беренче өчлектә. Ә моның өчен ныклы җитештерү нигезен, сыйфатлы терлек азыгы базасын булдыру өчен көндәлек эш алып бару сорала. 2020-2021 елларда хуҗалык 57 миллион сумлык техника сатып алган, узган ел Түнтәр авылында 11 миллион сумга 500 баш мөгезле эре терлек комплексы, алынган техникаларга түбәле саклау урыннары төзелгән. Моннан ике ел элек бу җирлектә узган киңәшмәдә катнашучыларга 7 миллион сумга төшкән терлек азыгы хәзерләү үзәгенең эше күрсәтелгән иде. Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, бу үзәк үзенә тотылган чыгымнарны беренче елында ук аклаган. Бүген монда терлекләрнең үзенчәлекләренә карап 6 төрле рацион белән катнаш азык әзерләнә, бар эш компьютер программасы нигезендә бара. Агымдагы елда 34780 тонна бөртеклекләр җыеп алынган, яңадан 1460 тонна кукурузны бөртеккә суктырганнар. Шуның 100 тоннасын киптереп файдалансалар, калганын биологик актив өстәмәләр кушып, траншеяга салганнар. Терлекчеләрнең эш шартларын яхшырту, продукция җитештерүне арттыру юнәлешендә «Дуслык»та тагын бер зур адым ясалган – 65 миллион сумга аерым автоматлаштырылган савым үзәге һәм аның янында 45 миллионга элек төзелгән 200 башлык терлек абзарын 380 башка исәпләнгән сыер торагы итеп тулысынча үзгәрткәннәр. Бу эшләрне күрше Арча районы Мөндеш авылыннан «Союзстрой» оешмасы башкарган. Бу җәмгыять «Игенче» хуҗалыгында терлек комплексы төзүе белән яхшы таныш, аларны сайлап ялгышмадык, диләр бу хуҗалыкта. Киңәшмә эшендә катнашучылар яңа объектлар белән якыннан танышып, терлек рационнарын җентекләп тикшереп үзара фикер алышканнан соң, яңа шартларда «Дуслык» хуҗалыгының уңышлары тагын да саллы булыр дигән нәтиҗә ясадылар.
Киңәшмәнең икенче өлеше Урта Көшкәт мәдәният йортында узды һәм анда каралган районда терлекчелек өлкәсендә агымдагы елның 10 айлык эш нәтиҗәләренә кыскача күзәтү ясап узыйк:
Терлекчелек буенча төп күрсәткечләрдән күренгәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекнең баш саны 2 процентка, ат – 5, бозау алу – 7, колын алу – 3, сөт җитештерү – 6, ит җитештерү 2 процентка арткан.
1 ноябрьгә район хуҗа-лыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 40395 башка җитеп, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 943 башка күбрәк. «Алга» хуҗалыгы 333 башка, «Кызыл юл» – 326, «Игенче» 224 башка арттыра алдылар.
Шул ук вакытта мөгезле эре терлекләрнең баш саны 8 хуҗалыкта кимүгә юл куелды. Төп сәбәпләр булып бозау үлеменә юл кую, терлекләрне сатуның артуы һәм сатып алуның кимүе тора.
Соңгы ун ай эчендә районда 15170 баш бозау алынган, бу узган чор белән чагыштырганда 927 башка артык. «Маяк» хуҗалыгы – 154, «Кызыл юл» – 146, «Алга» 134 бозау күбрәк алдылар. Көтүне яңарту юнәлешендә бозау алу иң төп алшартларның берсе икәнен «Смәел», «Уңыш» хуҗалыгы белгечләре онытмасыннар иде.
Соңгы елларда күмәк хуҗалыкларда атлар тәрбияләү, аның санын арттыру буенча нәтиҗәле эш алып барыла. 2021 елның 1 ноябренә районда атларның баш саны 1617 булды һәм бу узган елгы чорга караганда 83 башка күбрәк. Атларның саны иң зурысы «Татарстан»да – 183 баш, Тимирязев исемендәге хуҗалык 33 башка арттырып, 176 башка җиткерде, «Якты юл» 16 башка арттырып, 100гә тутырды.
Район күмәк хуҗалык-ларында 10 айда 86144 тонна сөт савып алынды, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка артык, ягъни 4860 тоннага күбрәк. «Алга» хуҗалыгы – 33, «Татарстан» – 18, «Кызыл юл» 16 процентка күбрәк җитештерделәр. Шул ук вакытта районның биш хуҗалыгы сөтне алдагы елга караганда кимрәк савып алдылар.
Бүгенге көндә тапшырылган сөтнең сыйфаты керәчәк акчаларның күләменә зур йогынты ясый. Район буенча җитештерелгән сөтнең 94 проценты сатылган.
Район хуҗалыкларында барлыгы 5542 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелеп, узган елга караганда 158 тоннага күбрәк булды. «Дуслык» – 370, «Алга» – 320, «Кама» – 310 центнер ит күбрәк җитештерделәр.
Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин нәтиҗәләр ясаганда, хуҗалыкларның тигез эшләмәүләрен билгеләп узды. Бер жирлектә яшәп, бер үк һава шартларында терлекчелек тармагының үсешендә зур аерма бар икән, бу бары артта баручы хуҗалык җитәкчелегенең, белгечләрнең эшләп җиткермәүләрен генә күрсәтә, диде ул. Авыл хуҗалыгын алып баруда, мәсәлән, терлек азыгы туплаганда җибәрелгән кимчелекләр тора-бара нәтиҗәләргә сизелерлек тискәре йогынты ясыйлар, бу турыда истән чыгармаска иде, дип ассызыклады район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев