Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җәйнең бер көне ел туйдыра, дип эшли «Кама» игенчеләре (фото)

«Кама» хуҗалыгы игенчеләре урып-җыю кампаниясен уңышлы гына башлап җибәрделәр. Тырыш, үз эшләрен намус белән башкаручы Хәбир Мөхәрләмов, Рашит Әлтәпов, Хаммат Низаметдинов, Рафис Закиров, Рәдис Галиәхмәтовлар бөртекләрнең кадерен белеп эшлиләр.

Җәйнең бер көне ел туйдыра, ди халык әйтеме, «Кама»лылар да шушы максат белән эшлиләр. Бүгенге көндә 104 гектарлы басуда арыш сугалар алар. Уңышны ындыр табагына шоферлар Рәсим Нуриев, Марсель Вәлиев, Раушан Зиннәтуллин, Раиф Әюпов, Рәис Сабиров һәм Ранил Гатиятуллин саклык белән генә алып кайтып җиткерәләр. Кызу урак өстендә һәрбер минутның кадерен белеп эшләүче механизаторларга уңышлар телибез, урып-җыюны киләчәктә дә шулай сыйфатлы башкарып, алдынгылар рәтендә генә йөрергә язсын үзегезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250