Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Югары бәя бирелү гаҗәп түгел

Хуҗалыклардагы машина-трактор парклары турында сүз чыкса, күз алдына иң элек механизаторлар һәм шоферлар килә.

Бу урынлы да.

Иртә яздан кара көзгә кадәр кырларда хезмәт куйган ир-егетләр турында күпме язсаң да, сөйләсәң дә артык булмас. Өстәвенә, күбесенә икешәр, әле кайберсенә өч техника беркетелгән. Ватылмыйча исән-имин эшләсен дисәң, аларны төзек тоту өчен зур хезмәт сорала, шуңа да язгы кыр эшләренә кадәр барысын бер кат  күздән үткәрү гадәттән бигрәк, мәҗбүрият санала.

–Ел әйләнәсе эшли-йөри торган тракторлар болар,– дип таныштыра «Татарстан» хуҗалыгының баш инженеры Җәмил Шакирҗанов, техникаларга ымлап. – Кыш көне дә берничәсе генә тик тора. Шуңа күрә язгы кыр эшләре башланыр алдыннан ел да бөтен төр техникалар да тикшерелә, кирәк өлеше ремонтлана, яңартыла. Бүген 35 техниканың барысы да кырга чыгарга әзер.

Хуҗалыкның техник базасы нык. Машина-трактор паркы ел саен нинди дә булса заманча техникага байый. Моңа кадәр булганнары янына «Нью-Холланд» тракторы өстәлгән. Чит ил техникаларының куәте, мөмкинлекләре, билгеле, беркемдә дә шик уятмый. «Джондир» чәчү комплексын алганнан бирле язгы-көзге чәчүне абыйлы-энеле Ришат һәм Рәфкать Саттаровлар, тәүлек әйләнәсе чиратлап эшләп, берүзләре башкарып чыга, ди Җәмил. Соңгы елларда алынган «Туман» агрегатының, башка заманча техникаларның да бик вакытлы, кирәкле булуын искәртә. Быелгы вәзгыятьтә аларны кыр эшләренә әзерләүдә кыенлыклар булмадымы, дип сорыйм.

–Әлләни кыенлык сизелмәде, чөнки бөтен кирәкле запас частьларга көздән үк заявка биреп куйган идек. Бәяләр кыйммәтләнү үзен сиздерсә дә, әлегә үзебездәге запаслар да булганга, бу этапны җиңелрәк үттек, – ди Җәмил. – Механизаторларыбыз үзләре дә бик тырыш, техникаларын ел әйләнәсе карап- тәртипләп торалар. Монысы да бик зур плюс. Ә тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын, гадәтләнгәнчә, көздән үк чираттан ремонтлый башлыйбыз. Быел да графикка сыештык, алар да әзерләнеп бетте инде.

Без барган көнне хуҗалыкта техник күзәтү уза иде. Әзерлек-ләренә югары бәя бирелгән. Һәм бу гаҗәп тә түгел. Меха-низаторларның күпчелеге стажлы, күбесе турында газетабызда язылып тора, фотолары да бирелә. Район күләмендә мактаулылары да шактый. Әле кыр эшләре башлангач, бу традициябезне тагын дәвам итәрбез. Бүген мин газета укучыларыбызны шушы кадәр техника уңышлы эшләсен өчен күп хезмәтләре кереп тә, ничектер күләгәдәрәк кала торган белгечләр – һөнәр ияләре белән таныштырырга булдым.

Баш инженер Җәмил Шакир-җановтан башлыйк әле. Шушы авыл егете ул. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң ике ел гараж мөдире булып эшләгән, аннан инде менә 33 ел баш инженер булып эшли. Белемле, фикерле, эшен булдырып эшләсә дә, сөйләргә, эшен күрсәтергә яратмый. Быел юбилей елы да икән. Хәер, быел МТПда юбилейлар елы булырга охшап тора: паркта аның сыйныфташлары шактый. Заманында данлыклы комбайнчы, кышларын «К-700» тракторында эшләгән, бүген мастер-наладчик  булып эшләүче Реваль Бариев, тракторчылар Раушан Саттаров, Зөлфәт Хәкимов, шофер Раушан Габделхаков...

1989 елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтканнан бирле гараж мөдире булып эшләүче Тәлгать Гарифуллин да күптән түгел 55 яшьлеген билгеләп үткән. Болай да тынгысыз эшенә өстәп, 2014 елда аңа складны да ышанып тапшырганнар. Сабыр-ипле холкы да ярдәм итәдер, карусызлыгы, тырышлыгы да роль уйныйдыр – икесен дә сүз тидермәслек итеп алып бара диделәр. Икенче бер авылдашым, шушы көннәрдә генә 50 яше тулган Фәнис Габделбәровның да хуҗалыкта эш стажы утыз елдан артык. Унөч ел тракторда эшләгән егет инде менә унҗиде ел диспетчер-учетчы булып эшли. Кыр эшләре чорында Фәнисне өйдә туры китерәм димә. Бөтенесенә җитешә, авылдашларына да бик игелекле.

Марат Сабирҗановның исеме дә газета укучыларга яхшы таныш. «Дон» комбайнында эшләгән елларында мактаулы булды. 18 ел комбайнчы булып эшләсә, 27 елга якын тимерче булып та хезмәт куя. Сәламәтлеге буенча соңгы елларда комбайнга утырмаса да, тимерче буларак ул алыштыргысыз, бик кирәкле кеше.

Хәер, гараж мөдире Тәлгатьнең биредә эшләүчеләр турында сөйләвен тыңлаганнан соң, монда бар да кирәкле кешеләр икән дигән фикер туа. 32 ел алдынгы комбайнчы, тракторчы булган Реваль Бариев хәзер инде биредә сигез еллап мастер-наладчик икән. «Бөтен техниканың – машиналар, трактор-комбайннарның моторларын карый, җыя, ремонтлый. Бөтен кеше дә сәләтле түгел аңа. Бик булдырып эшли», – ди Тәлгать аның турында.

Җәйләрен 28 ел комбайнда, кышларын «Т-150» тракторында эшләгән Фәргать Шәмсетдиновның да һөнәрен үзгәрткәнгә сигез еллап. Берүзенә өч төрле һөнәр аның: токарь, слесарь, электрик (техникалардагы электр җиһазларын көйләүче). Баксаң, токарьлыкка яшь чагында ук данлыклы  Рәкыйбә ападан өйрәнгән, өч ел эшләгән дә булган икән, калган һөнәрләрен үзлегеннән өйрәнгән, техниканы яратып эшләгән елларда тупланган тәҗрибәсеннән. Бер чорда токарьлар хуҗалыкта еш алышынган, Фәргать эшли башлагач, барысы да көйләнгән. Алтын куллы булуы өстенә, бик тәртипле һәм эшенә бик җаваплы да карый торган кеше.

–Ремонт бригадасы егетләре турында да языйк инде, аларны калдырып булмый,– ди Тәлгать.

Бригадирлары Айдар Апанов бөтенесен бергә туплап эшләтә, иң авыр өлешенә үзе барып тотына, үзе барысына үрнәк күрсәтә икән. Бригадасында үзе белән биш кеше: Әнәс Гыйниятуллин, Салават Саттаров һәм эретеп ябыштыручылар Фидаил Гарипов һәм Ришат Әшрәфҗанов. Эшләре күп. Авыл хуҗалыгы машиналарына гына түгел, яңа төзелгән сөтчелек комплексындагы, азык үзәгендәге, бәрәңге подвалындагы җайланмаларга да алар хезмәт күрсәтә. Тикмәгә генә шаяртып үзләрен МЧС дип йөртмиләр икән. Кайда нәрсә ватыла – чакыралар, тиз арада сафка да бастыралар. Кыр эшләре чорында озынайтылган сменада эшлиләр, кырга да чыгалар, дежур да торалар. Менә шушы кадәр кешеләрнең тынгысызлыгына, үз эшен җиренә җиткереп эшләвенә механизатор-шоферларның тырышлыгы да кушылгач, коллектив уңышларына гаҗәпләнәсе дә калмыйдыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗалыкның техник базасы