Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Югары энергия чыганагы булган кукурузны бөртеккә алу

1800 гектары орлыкка дип тәгаенләнде, әмма бары «Алга» хуҗалыгында 60 гектар кукуруз  орлыкка алынды.

Арбор авылы мәдәният йортында 2019 елда игенчелек өлкәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Алдагы елны күзаллап, беренче көн тәртибе буенча кукуруз орлыгы белән тәэмин итүче оешма вәкиле һәм аны зур мәйданнарда игүче хуҗалыктан килгән белгечләр чыгыш ясады. Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин әйтүенчә, игенчелек терлекчелекнең төп нигезе буларак, аның хәзерге үсешен кукуруздан, бигрәк тә аны орлыкка игүдән башка күз алдына китереп булмый. Димәк, бер генә юл – югары уңыш бирә торган орлык чәчеп, тиешенчә тукландырып, игү технологиясен саклап, терлеккә ашатырга югары энергия чыганагы булган кукурузны бөртеккә алу, диде район башлыгы.

2019 елда район буенча 21312 тонна печән, 197796 тонна сенаж, 178480 тонна силос әзерләнде, бөртеклеләрдән уртача уӊыш һәр гектардан 33,7 центнер булып, гомуми җыен 100348 тонна тәшкил итте. Барлык чәчүлек мәйданына исәпләгәндә, бөртеклеләргә әйләндерелгән шартлы берәмлек һәр гектарга 35,5 центнер булды. Кукуруз хуҗалыкларда барлыгы 7204 гектар мәйданда чәчелде, шуның 1800 гектары орлыкка дип тәгаенләнде, әмма бары «Алга» хуҗалыгында 60 гектар кукуруз  орлыкка алынды.

Игенчелекнең төп нигезе җирне эшкәртү, ашлау, культурасына карап чәчүгә хәзерләү, сыйфатлы орлык булдыру һәм көндәлек дәвамлы эш. Хуҗалык үз карамагында һәр гектардан җирдән нинди уӊыш ала, бу шушы өлкәдәге төп күрсәткеч. Киләсе елга максатларны билгеләү, кимчелекләрне булдырмау юнәлешендә эшлисе эшләр турында сөйләшү җанлы һәм максатчан булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруз