Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Югары уңыш юбилярларга бүләк

Район авыл хуҗалыгы игенчелек белгечләре өчен 2015 юбилейлар елы буларакта исләрендә калыр, мөгаен. Җәмгыятьләрдәге агрономнарның дистәдән артыгының юбилейларын билгеләп үттеләр һәм үтәчәкләр.

Елны «Татарстан» хуҗалыгында гына түгел, хезмәте белән районда, республикада танылган Габделбәр Гарифуллин 60 яшьлек юбилее белән башлап җибәрде. Язгы кыр эшләрен төгәлләп чәчүлекләрне тәрбияләү белән мәш килеп йөргән ямьле июнь аенда «Якты юл» хуҗалыгының баш агрономы Зөлкәфир Нәҗипов - 50, аның күршесе «Кама» хуҗалыгыннан Айдар Әсхәдуллин 45 яшьләрен тутырдылар. Һәм июльдә җир уллары өчен тагын бәйрәм. Һөнәрдәшләре «Яңа тормыш»тан Илгиз Заһидуллинга 50 яшь тулды.
Август юбилейларсыз гына үтеп китте. Аның каравы, узып баручы сентябрь аенда берьюлы өч юбилей. «Борнак»тан Ранил Әхмәдуллинның 25 яшьлеге белән башланып китә. Аннан Тукай исемендәге хуҗалыктан Исмәгыйль Ханнановка 55, «Алга»дан Әлфис Гыйматдиновка 20 яшь тула.
Октябрьда да ике юбилей булачак. «Сосна»дан Илназ Габдрахмановка 25 яшь тулса, «Кызыл юл» хуҗалыгының район күләмендә танылган баш агрономы Рәис Сафиуллин 55 яшьлеген билгеләп үтәчәк.
Район игенчеләре быел беренче исәпләүләр буенча һәр гектардан 35,5 центнер уңыш алып, республикада алгы урынга чыгулары, җир улларының юбилейларына бүләк шикелле дә кабул ителә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250