Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Запас бар дип тынычланырга ярамый

Мондый эсседә печән өстендә кайнашкан механизаторларга, шоферларга сабырлык теләп, рәхмәт әйтәсе килә, маллар ел әйләнәсе тук булсын, ил табыны мул булсын дип тырыша алар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Ирек Галимов белән кышка терлек азыгы әзерләү барышы турында сөйләштек.

– Юк бит әле, мактанырлык түгел, узган елның яртысын гына туплыйбыз, – ди баш белгеч.

Дөрес, хуҗалыкларда кышка терлекләргә җитәрлек азык запаслары бар. Әмма алдан аяк киенгән без дип тынычланмый гына, бу елны кышлатып, киләсе елны кайгыртырга кирәк. Җәйләр коры, яңгыр юк, үләннәр үсми дип борын салындырып утырып булмый, +30 дан югары градуслы җәйләрне дә буйсындыра алырдай авыл хезмәтчәннәребез көн кызулыгында да сабырлык күрсәтеп, тырыш хезмәт куя. Хуҗалыкларда үләннәрнең беренче каты җыеп алынган (Тукай исемендәге хуҗалык белән «Уңыш»тан тыш), кайбер хуҗалыклар берьеллык үләннәрне дә җыеп бетерде инде.

– Бар өмет кукурузда, – дип дәвам итә Ирек Галимов. – Тик шулай да яңгырларга ышаныч зур.

Көн дә явым-төшем картасын карый ул, сишәмбе көнне сөйләшкәндә дә «Менә бүген  яңгыр болыты әйбәт кенә килде дә, ике якка аерылып китеп тә барды, – дип офтанган иде. – Көн саен диярлек яңгыр күрсәтә, яусын иде инде».

Яңгырлар ныклап яуса, үләннәр, һичшиксез, күтәрелеп, сусылланып китәчәк. Хуҗалык-ларда эшләүчеләргә дә печән дигәнең җитәрлек дәрәҗәдә өләшенмәгән килеш.

Мондый эсседә печән өстендә кайнашкан механизаторларга, шоферларга сабырлык теләп, рәхмәт әйтәсе килә, маллар ел әйләнәсе тук булсын, ил табыны мул булсын дип тырыша алар. Сенаж салуда районда «Кама» уңганнары беренче бара – 5525  тонна, алардан кала «Сорнай» – 5443, Тимирязев исемендәге җәмгыять – 5416 тонна, «Дуслык» (5087) һәм «Игенче» (4815). Печән әзерләүдә «Яңа тормыш» алдынгы – 862 тонна печән җыеп, урнаштырып куйды ул. «Кызыл юл»– 650, «Сосна» – 634, «Алга» – 613, «Татарстан» – 558 тонна печәнле булды.

Коры, эссе һава шартларында, тузан эчендә, кояш кызуында техниканы иярләү ир-егетләребезгә җиңелләрдән түгел. Шулай да теләкләр ишетелде бугай, чәршәмбе төнлә районыбызда шифалы яңгырлар явып үтте, шәт, иншаллаһ, тагын явар, терлек азыгы да мулдан хәзерләнер, табигать тә, кешелек тә, печән өстендәгеләр дә рәхәт бер сулыш алыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы хәзерләү