Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Әзерләнергә вакыты калмады...”

Хуҗалык рәисе  Сырья авылындагы дуңгыз фермасын бетермәү яклы...

13 август көнне «Труд» җәмгыяте базасында, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин җитәкчелегендә, терлекчелек буенча агымдагы елның 7 айлык хезмәт күрсәткечләренә нигезләнгән семинар-киңәшмә узды.  Киңәшмә эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлке идарәсеннән, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләреннән, ветеринария хезмәтеннән белгечләр катнашты.

Көн тәртибендә мөһим  мәсьәләләр каралды: сөтчелектә җитештерүчәнлекне арттыру, терлекчелек продукциясенең сыйфатын күтәрү һәм саклау. Семинар фәнни һәм гамәли өлештән торды. Биредә катнашучылар Мельничная авылында сөтчелек фермасында булды, хезмәткәрләр белән очрашты, белгечләр белән берлектә ферманың эшчәнлеген анализладылар.

Киңәшмә барышында “Труд” җәмгыяте рәисе Рашит Һадиев чыгыш ясады, җәмгыятьнең эшчәнлеге белән таныштырып үтте, дус-тату хезмәт коллективының эшләре турында сөйләде.Рәис әйтүенчә, җәмгыятьтә хәзерге вакытта 3 ферма бар, аларда 1700 мөгезле эре терлек, 3500 дуңгыз асрала. Хуҗалык рәисе  Сырья авылындагы дуңгыз фермасын бетермәү яклы, чөнки биредә бүгенге көндә 60ка якын кеше хезмәт куя. Хезмәт хакы вакытында түләнә, утка-газга бурыч юк. Җәмгыять һәр эшкә дә өлгер – быел алар өр-яңа  азык ургыч комбайны алганнар. Коллектив биредә тотрыклы, тәҗрибәле, үз эшләрен яхшы белгән кешеләрдән тупланган. Ферма тирәли кардаларны карап йөргәндә белгечләр шуңа игътибар итте, биредә яшь бозауларны тәрбияләү өчен югары шартлар тудырылган: биләмәләр коры, җилләтелгән, алларында – сыйфатлы азык. Гомумән, хуҗалык рәисе һәм дә хезмәтчәннәр сүзләренә караганда, биредә бар да тәртип. Ферманың корылмаларына игътибар итмәү мөмкин түгел, –  бар да чиста, пөхтә. Бу хакта Фирдәвес Нәбиуллин да искәртте: ”Хуҗалыкның семинарга әзерләнергә вакыты калмаган иде, димәк, монда һәрвакыт шулай чиста”, диде ул.

Киңәшмәнең гамәли өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре терлекчелектәге 7 айлык күрсәткечләрне тирәнтен анализлады. Презентация вакытында сөт җитештерү буенча йөкләмәләрнең үтәлеше, сөт сатуның сыйфаты,  сөткә уртача бәя, терлек ите җитештерү (тере үлчәүдә) район буенча да, аерым хуҗалыклар буенча да бәян ителде.

– Барлык эш, тырышлык  соңгы нәтиҗәгә юнәлдерелгән булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Фирдәвес Нәбиуллин. – Җитештерүчәнлек терлекләрне дөрес итеп тәрбияләүдән һәм ашатудан, шулай ук дисциплинадан гыйбарәт. Терлекчелек коллективы үз алларына куелган бурычларны аңларга тиеш. Кергән акча күләме дә продукциянең сыйфатына барып тоташа. Барлык хуҗалыклар да моның шулай икәнлегенә төшенерләр һәм без алда торган бурычларны бергәләшеп үти алырбыз, дип ышанам.

 

Зөлфия ШАКИРОВА  тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма