Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үзгәрешләр... сизелерлек

Авыл хуҗалыгы районы буларак, сөт җитештерү мәсьәләсенеӊ һәр җыелыш-киӊәшмәләрдә беренче урынга куелуы табигый.

Бүгенге көндә күмәк хуҗалыклар кассасына көндәлек акча кертүче бу тармакта эш торышы алда торган беренчел бурычларны хәл итәргә нигез булып тора. Агымдагы елныӊ ноябрь аенда бу өлкә үсеш белән дәвам итте. Алдагы елда шушы чорга көндәлек 193 тоннадан артык сөт җитештерелсә, быел көндәлек сөт җитештерү 225 тонна чиген узды.

Сөт җитештерү һәм аны сату буенча лидерлар сафы әллә ни яӊармады. «Татарстан» хуҗалыгы көнгә 20 тоннадан артык сөт сата, «Кызыл юл»да исә бу сан 17 тонна, «Дуслык»та – 16 тонна. Алдагы ел белән чагыштырганда сөт сатуны хәйранга арттыра алган хуҗалыклар бар. «Татарстан» хуҗалыгы узган елныӊ шушы чорына караганда 4138 килограмм, «Дуслык» – 3144 килограмм, «Маяк» – 3060 килограмм сөтне артык тапшыралар. «Яӊа тормыш», «Кызыл юл», «Кама» һәм «Якты юл» хуҗалыкларында да бу өлкәдә уӊай үзгәрешләр сизелерлек.

Авыл хуҗалыгы исемлеге

Җитештерелгән сөт (кг.да)

Сатылган сөт (кг.)

Узган ел чагыштырганда +,- ((кг.да)

Татарстан

21550

20125

4071

Кызыл юл

17980

17010

2270

Дуслык

17146

16345

3136

Тимирязев исем.

14350

13920

2111

Бөрбаш

12649

12144

1599

Игенче

12490

12122

191

Маяк

12580

12110

3060

Смәел

12900

12005

1705

Яңа тормыш

12435

11815

2346

Сосна

11938

11318

1429

Сорнай

11864

11050

559

Кама

9748

9388

1951

Якты юл

9534

9113

2202

Труд

9500

9090

1050

Борнак

8159

7692

1469

Активист

8108

7602

1257

Алга

8193

7583

716

Арбор

6225

5976

1227

Тукай исем.

5137

4998

-1136

Уңыш

3692

3289

949

Барлыгы

226178

214695

32162

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев