Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Зәринә кайда укыган?

26-28 нче ноябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә авыл туризмының беренче мәктәбе оештырылды.

«Идел» яшьләр үзәгендә узган авыл туризмының беренче ндә Көшкәтбаш авылы кызы Зәринә Фазылҗанова да укып кайтты. “Гомумән, биредә миңа бик ошады”, дип яза Зәлинә. “Күп төрле спикерлар чыгыш ясады. Алар сөйләп кенә калмады, безне командаларда эшләргә өйрәттеләр. Бер белмәгән кешеләр белән дә уртак тел табып була, хәтта биеп тә булганлыгына инандык. Бер практика барышында бер- беребезгә ышаныч уяттык, биедек, төрле күнегүләр эшләдек.

Спикер Гөлназ Рөстәмовна "Секреты звучащего слова" диеп аталган мастер-класс үткәрде. Безне, дөрес итеп туристларны, кунакларны каршы алырга өйрәтте. Туристларның кызыксыну кызыксынмаулары гидның ничек сөйләшүенә, үз- үзен тотышына да бәйле икәнлегенә төшендек. Шулай ук сөйләшкәндә барлык авазларны әйтеп бетерергә, биткә, мимикаларга массаж була торган күнегүләр өйрәтте. Шул күнегүләрне эшләп, үзебезнең сулышны дөресли алабыз, сулыш дөрес булгач сөйләм дә үзгәрә, иркенләп сөйли алабыз. Менә шундый сөйләм нечкәлекләре белән бүлеште спикер.

Шулай ук яшьләр эшләре министры- Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы белән очраштык. Шәхси проектлары булган кешеләр үз эшчәнлекләре турында сөйләп, аннан киңәшләр алдылар. Күңелле генә итеп сөйләшү, танышу булды. Хәзер министрыбызның нинди кеше икәнен үзебез күреп, аралашып беләбез инде.

Яңа кешеләр белән таныштым. Үземә энергия туплап, яңа фикерләр белән кайттым бу укудан?

Бик зур рәхмәт ышанып мине тәкъдим иткән авыл җирлеге башлыгына, район администрациясенә. Мин канәгать!

 

Фото: Зәринә Фазылҗанова

Чыганак: #ШатКөшкәтбаш
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы агротуризм