Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Зур эшнең башлангычы

Әле генә 2021 елга нәтиҗәләр ясап, алга баруның төп юнәлешләрен билгеләгән булсак, инде яңа елның икенче ае узып бара. Терлекчелек өлкәсендә алдагы елны куанычлы күрсәткечләр белән каршыладык, әмма алары инде яуланган үрләр.

Алда тагын да мөһимрәк бурычлар тора. 2022 елның беренче аена нәтиҗәләр ясау өчен хуҗалык рәисләре, терлекчелек өчен җаваплы төп белгечләр Шушма болынында урнашкан, «Сосна» хуҗалыгы тарафыннан районның чабышкы атларын тәрбияләү өчен төзелгән яңа торагы янына җыйналдылар. Бу үзәк ике ел дәвамында төзелде, хуҗалыкның үзендә бу чорда заманча җиһазландырылган савым залы белән 500 башка исәпләнгән мегаферманың да  файдалануга тапшырылуын искә алсак, бераз соңга калу аңлашыла.

Хуҗалык рәисе Фирдәвес Ситдыйков әйтүенчә, бу торак чабышкы атлар тәрбияләү өчен куелган барлык таләпләргә җавап бирә. Бина 36 аргамакка исәпләнгән, киләчәктә чабышкыларны өйрәтү, күнегүләр үткәрү һәм кызыксынучыларны атка атландырып йөртү өчен махсус зоналар булдыру күздә тотыла. Төзелешнең бәясе дә саллы – 9 миллион 600 мең сумнан артыкка төшкән. Аны Раушан Насыйбуллин оешмасы сафка бастырган. Бүгенге көндә монда ике егет эшли. Төп хуҗа – ат чабышы белән кызыксынган райондашларга яхшы таныш Рәнис Таҗетдинов. Армия хезмәтеннән кайткан егетнең сәләтен, чабышкылар тәрбияләүгә куйган тырышлыгын искә алып, шушы тармакка җаваплы итеп беркеткәннәр. Хәзерге вакытта «Сосна» хуҗалыгының чабышкылары, кызыксынган кешеләргә атланып йөрү өчен аерым ат һәм пони шушында тәрбияләнә. Чабышкылары да нинди генә әле: ярымтокымлы атлардан, күптапкырлар район бәйгеләрен откан «Санадор», аның дәвамчысы, чабышка атлыгып торган 3 яшьлек «Греслэнд», чиста токымлы чабышкылардан мактаулы «Проводница» һәм аның 2 яшьлек колыны «Венеция мистраль», узган елда район чабышкылары арасында төрле ярышларда призлы урыннарны яулаган «Хамина», чиста токымлы айгырлар арасында район сабан туен откан «Дон Ветер» кушаматлы чабышкыларны санап чыгу да җитә.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин әйткәнчә, бу зур эшнең әле башлангычы гына. Аның тарафыннан җитәкчеләргә район хуҗалыкларында тәрбияләнә торган чабышкыларны шушында туплау бурычы куелды. Чабышкыларны тиешле рацион белән сыйфатлы азык белән тукландыру, даими рәвештә күнегүләргә, йөрергә алып чыгу, ныклы ветеринар күзәтү булдыру – болар көндәлек үтәлергә тиешле таләпләр. Бүгенге көндә атлар белән кызыксынучылар, бигрәк тә балалар арасында күп. Аларга атланып йөрү өчен күндәм аты да, пони да булырга тиеш, килгән кешеләргә машиналарын куеп, ял итә алу мөмкинлеген тудыру да зарури. Киләчәктә бу урынны, туристларны, райондашларыбызны һәм читтән кайткан кунакларыбызны үзенә тартып тора торган сәламәтләндерү, күңел тынычлыгы таба торган үзәк итү бездән тора, дип район башлыгы Рамил Нотфуллин зур бурычлар куйды.

Киңәшмәнең икенче өлеше район утырышлар залында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үзләренең чыгышларында терлекчелекнең барлык төр күрсәткечләренең үсештә булуын, бары ит җитештерүдә чигенеш барын билгеләп уздылар. Һәрбер хуҗалыкта эшнең торышын ныклап анализлап бару кирәклеге әйтелде. Соңыннан хуҗалык җитәкчеләре белән 2022 елда уртача хезмәт хакының күләмен арттыру буенча килешүгә кул куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек авыл хуҗалыгы