Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Активист»та техника язгы кыр эшләренә әзер

Тиздән карлар эреп, басулар да җитешер һәм һәрбер механизатор үзенә йөкләнгән эшне башкарырга кырга чыгар

«Активист» яшь шофер-механизаторлар күпләп хезмәт куя торган хуҗалыкларның берсе. Биредә эшләүчеләр белән аралашкан вакытта алардан эшле дә, йортлы да булдык, дип шөкер иткәннәрен ишетергә туры килә. Чөнки туган авылларында төпләнеп калучылар, читтән бәхет эзләмәүчеләр эшли һәм яши биредә. 

Алда торган язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә мөһим бурычларның берсе — авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, аны әзерлек сызыгына кую. Әлеге хуҗалыкта эшләүчеләр язгы кыр эшләренә техникаларын да зур тырышлык белән әзерләгән.

Тиздән карлар эреп, басулар да җитешер һәм һәрбер механизатор үзенә йөкләнгән эшне башкарырга кырга чыгар. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев