Балтачта балтырган (борщевик) белән көрәш дәвам итә
Зыянлы үсемлек белән көрәшү максатыннан, районга республика бюджетыннан 1,4 млн сум күләмендә акча бүленә
Районда балтырган зыян салган мәйданнар 152,62 гектарга җитә. Куныр, Нөнәгәр, Шеңшеңәр, Смәел һәм Югары Субаш – иң зыян күргән җирлекләр.
Зыянлы үсемлек белән көрәшү максатыннан, районга республика бюджетыннан 1,4 млн сум күләмендә акча бүленә.
Районыбызда, ел әйләнәсе, җирлекләр составына кергән мәйданнарда балтырган үсемлегеннән котылуга юнәлдерелгән чаралар, эшкәртү эшләре алып барыла. Тик шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләргә дә әлеге үсемлекнең таралмавына карата игьтибарлылык таләп ителә. Балтырган шәхси хуҗалыкка үтеп керсә, җирле үзидарәгә хәбәр итегез — вакытында көрәш чаралары үтәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев