Җиңүләрегез дәвамлы булсын!
Икенче төркем комбайннар арасында «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Илдар Зыятдинов «ДОН» комбайны белән 187 тонна ашлык суктырып, вымпел иясе булды.
— 10 яшьлек вакыттан комбайнда әтинең ярдәмчесе булып эшли башладым инде мин, бүгенге көндә улым Илназ минем ярдәмчем булып хезмәт куя. "ДОН«га кадәр «Сибиряк», «Нива» комбайннарында да эшләргә туры килде. Комбайннан тыш икенче техникада да эшлим — ул «Т-150» тракторы. Бүген менә вымпел белән дә сөендерделәр бит әле, моңарчыгы елларда бер дә алганым юк иде. Әйбәт итеп кенә эшләргә инде хәзер, — диде Илдар әфәнде.
Җиңүләрегез дәвамлы булсын!
Нет комментариев