Җитәкчегә яңадан биш елга ышаныч күрсәттеләр
«Кызыл юл» хуҗалыгы Татарстан, Россия Федераль программаларында катнашып, районда иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалык, дип белдерде район башлыгы Рамил Нотфуллин
Чутай авылында узачак район Советы отчетын «Кызыл юл» хезмәтчәннәре үзләренең хисап-сайлау җыелышларын уздырып, алдагы елларга зур бурычлар билгеләп, районда, республикада алдынгы хуҗалыклар сафында булуны тәэмин итәрлек максатлар куеп, күтәренке күңел белән каршыладылар. Чутай мәдәният йортының фойесында хуҗалыкның соңгы елларда ирешелгән уңышларыннан күргәзмә белән танышканда, җыелышка чакырылган Балтач район башлыгы Рамил Нотфулллин аларның хезмәтләреннән канәгать булуын белдерде.
Ә хисап-сайлау җыелышы хуҗалыкның баш белгечләре чыгышлары белән башланып китте. Баш агроном Максим Максимов, терлекчелек тармагы өчен тулысынча җаваплы итеп билгеләнгән Светлана Грачева, төзелеш эшләре буенча хуҗалык җитәкчесенең урынбасары Салават Хәйруллин чыгышлары кызыксыну уятты, чөнки чыгышларыннан аларның һәрберсе үз эше өчен җан атып, аның нәтиҗәләре өчен җаваплылык тоеп хезмәт куючылар икәне чагылды. Аларның чыгышларын хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин тулыландырды. Соңыннан Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Илһам Закиров җирлектә алып барылган эшләр белән таныштырды.
«Кызыл юл» кооперативында куллануда 4643 гектар авыл хуҗалыгы файдалануындагы, 4095 гектар сөрүлек җире бар. Хуҗалыкта 140 кеше хезмәт куя, 397 лаеклы ялга чыккан олылар бар.
Елның-елында «Кызыл юл» хуҗалыгы төзелеш эшләрен зур колач белән алып бара. 2018 елда башланган мегаферма төзелешен дә кертеп, төп капиталга 1 миллиард 40 миллион сум инвестицияләр кертү мондагы төзелешнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйли. Узган хисап елында бу максатларга 143 миллион сумнан артык финанс юнәлтелгән. Алдагы чорда мегаферманы тулыландырып, 86 миллион сумга аерым саву залы белән эшләнелгән бозаулату бинасы төзелгән иде. Ел башыннан Свердлау өлкәсенә барып, өйрәнеп, 250 баш буаз сыерларга исәпләнгән тентлы ферма төзелешен алып баралар, моңа тотылган 35 миллион сумлык чыгымнарны үз-үзен аклар, дип исбатлаганнар, алай гына түгел, бу корылманы дәвам итеп, инде аны 500 баш сыйдырышлы итәргә бурыч алганнар. Шуның белән бергә, 2024 елда өч айдан алты айга кадәр бозаулар өчен 275 башка исәпләнелгән яңа торак төзелгән, моның өчен 20 миллион сумнан артык финанс тотылган.
Хуҗалыкның бар өлкәдә киң колачлы эш алып баруы мондагы хезмәтчәннәрнең тырышлыгыннан тора. Алай гына түгел, белгечләрнең читтән килгәннәренә дә, яшь гаиләләрне дә торак белән тәэмин итеп, аларны авылга тарту, калдыру бурычын хәл итәргә тырышалар. 2024 елда шундый өйнең чираттагысы — сигезенчесе түбә астына кертелгән, хәзергә чыгымнары 3 миллион 240 мең сум булса, эчке эшләрен тәмамлау өчен бер миллион ярым акча кирәк булачак, дип белдерле Салават Хәйруллин. Алдагы елларда да шушындый өйләрне салуны дәвам итәргә уйлыйлар монда.
Хуҗалыкка, авылга инвестицияне җәлеп итү, бу җирлекнең киләчәген тәэмин итү, дигән сүз диде соңрак үзенең чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин. «Кызыл юл» хуҗалыгы бу юнәлештә Татарстан, Россия Федераль программаларында катнашып, районда иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалык, дип белдерде ул. Элеккеге елларда Нөнәгәр, Чутай авыл мәдәният йортын ремонтлау, Чутай авылында мәктәп-балалар бакчасы комплексы салу, заман таләпләренә туры китерү өчен программаларда катнашып, 120 миллион сумнан артык финанс ярдәме файдаланылган. 2024 елда Федераль программа кысаларында Чутай авылының барлык урамнарына асфальт түшәлде, эшнең күләме 111 миллион сум булса, проект һәм эшләрне бергәләп финанс-лау өчен күмәк хуҗалык 13 миллион 400 мең сумлык үз өлешен керткән. Бу күләмле эшләрнең артында хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә тупланган акча кереме, шулай ук хуҗалык җитәк-чесенең авылы өчен янып йөрүе, булсынга дип һәр мөмкинлектән файдалануы, һәр эштә аның тынгысыз хезмәте торганын без яхшы аңлыйбыз, диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Әйе, «Кызыл юл» хезмәт-чәннәре һәр өлкәдә тырышып эшлиләр. 2021 елдан хуҗалык элиталы орлык җитештерүчеләрнең берлегенә кабул ителде.
Бу үз чиратында аларга зур җаваплылык йөкли. Моны игенчеләр яхшы аңлыйлар, тырышып эшлиләр һәм хезмәтләренең нәтиҗәсе дә куанычлы. Суктырылган кукуруз орлыгын да исәпкә алып, 6098 тонна ашлык җыеп алынган. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан уртача 35,6 центнер уңыш алынган, кукуруз орлыгын исәпкә алып, уртача уңыш һәр гектардан 39,3 центнер булган.
Кукуруз культурасы белән монда елдагыча нык-лап шөгыльләнгәннәр. Ул 1000 гектардан артык мәйданда игелгән, шуның 300 гектарын орлыкка суктырганнар. Хисап елында барлык кукуруз орлыгын киптереп, сакларга салганнар, бу үз чиратында терлекчелек тармагын тулысынча тәэмин итәрлек булган. 300 гектар мәйданнан 2312 тонна орлык алып, уртача уңыш һәр гектардан 77 центнер тәшкил иткән. Тәҗрибә участогында кукурузның 45 гибридын, сорго-судан үләненең 7 гибридын чәчеп, шушы җирлектә кайсылары иң отышлы булачагын да тикшергәннәр.
Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйлар. Шуның белән бергә җәйнең коры килүе, корткычларга каршы препаратларның куллану бәяләренең бермә-бер артуы сәбәпле рапс культурасын игүдән китәргә кирәктер дигән нәтиҗәгә килдек, ди хуҗалыкның баш агрономы Максим Максимов. Хуҗалыкта эшли торган рапс заводын чимал белән тәэмин итү хәзергә читтән сатып алу отышлырак булыр, дип уйлыйлар.
Игенчелек тармагы, аның терлек азыгы әзерләү юнәлеше терлекчелекнең, бигрәк тә сөт җитешерү өлкәсенең нигезе булып тора. «Кызыл юл» хуҗалыгы бу мәсьәләдә районда лидерлар сафында бара. Аның нәтиҗәсе финанс күрсәткечләрендә ачык чагыла. Соңгы 10 ел эчендә барлык төр продукцияне сатудан акча кереме 6,5 тапкыр, шуның эчендә терлекчелектәге керем 7,9 тапкыр артса, сөтчелек тармагында ул 8,8 тапкыр арткан. 2020 елда хуҗалык 8899 тонна сөт җитештерсә, 2024 елда ул 12528 тоннаны тәшкил иткән. Үсеш 41 процент, ит җитештерү исә шушы чорда 59 процентка арткан. 12 235 тонна — сөт, 558 тонна ит сатылган, барлык продукция сатудан кергән акча 565 миллион 813 мең сумлык булып, бер хезмәткәргә ул 4 миллион 191 мең сум туры килә.
Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 53668 сум тәшкил итә.
Кооператив рәисе Фединанд Хәйруллин хуҗалыкның һәр тармагында үсү өчен резервлар күп, алар турында аерым узган җыелышларда сөйләштек, һәрберебезгә нәтиҗә ясарга кирәк, дип белдерде. Бүгенге көндә безнең бурыч — булган терлек азык-ларын әрәм-шәрәм итмичә саклап тотып, терлекчелектән тагын да мул продукция алу һәм шуның хисабына табышны арттыру, хезмәтчәннәрнең эш һәм ял шартларын яхшырту, хезмәт хакын арттыру, диде ул.
Кооператив җыелы-шына алдагы биш елга җитәкче сайлау көн тәртибенә куелган иде. Сайлау нәтиҗәләре буенча бертавыштан Фердинанд Хәйруллин алдагы биш елга кооператив рәисе итеп сайланды. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин котлап, моңарчы бик зур эшләр башкардыгыз, бу җаваплы хезмәтне дәвам итәргә кирәк, дип үзенең фикерен белдерде. Нинди генә югары җитештерүчән эшләмә — тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлекләр табарга була. Хезмәт хакын тагын да арттыру, хуҗалыкта атларга булган мөнәсәбәтне үзгәртү, эшче көчләрне туплаганда җирле кадрларга игътибар бирү мәсьәләләре дә читтә калырга тиеш түгел, дип белдерде район башлыгы. Әйе, максатлар зурдан, башкарылачак эшләре дә катлау-лырак, димәк, тагын да нәтиҗәлерәк эшлисе була. «Кызыл юл» хезмәтчәннәре бу бурычларны, һичшиксез, үтәрләр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев