Начар эшләргә безнең хакыбыз юк
2024 елда БРИКС уеннары кысаларында үткәрелгән ярышларда чабышкыбызның беренче урынны алуы зур горурлык хисләре тудыра
«Татарстан» күмәк хуҗалыгы районыбызның иң алдынгы хуҗалыгы, аның һәр тармагы гомуми максатларга ирешү өчен бертигез эшли. Бүгенге көндә хуҗалыкта бер тәүлеккә 50 тонна сөт җитештерелә, бу саннар артында җитәкченең, белгечләрнең, терлекчеләрнең, механизаторларның уртак, тынгысыз хезмәте ята. 2024 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән алдынгылар җыенында «Татарстан» күмәк хуҗалыгы бар күрсәткечләр буенча районда яңадан җиңүче булып танылды. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин белән хезмәт нәтиҗәләре турында сөйләшеп алдык.
– Айнур Рамилевич, сез җитәкләгән коллектив районда яңадан иң зур күрсәткечләргә ирешеп, иң нәтиҗәле эшләгән хуҗалык булып танылды. Бу җиңүләр ниләр бәрабәренә яулана, сере нәрсәдә икән?
– Дөрестән дә, дистә еллар «Татарстан» хуҗалыгы районда авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре арасында әйдәп баручы. Күпмедер дәрәҗәдә моңа күнеккәнсездер, дип уйлаучылар бардыр. Әмма бу алай түгел. Астан өскә күтәрелү җайлы түгел, әмма дистә еллар буенча беренче булып бару тагын да авыр дип беләм. Монда инде һәр тармак белгечләренең, терлекчеләрнең, механиза-торларның алга, киләчәккә карап, җаваплы эшләүләре беренче планга чыга. 60-70 еллардан башлап күмәк хуҗалыгыбыз алдынгы икән, димәк, аның нигезе шул елларда салынган, аннан соңгы җитәкчеләр бу уңышларны тагын да саллы итәргә омтылган, алга карап фикер йөрткәннәр. Шул чор колхоз хезмәтчәннәре ирешкән уңышларны без дәвам итүчеләр, димәк, начар эшләргә безнең хакыбыз юк.
– Хуҗалыкның терлекчелек өлкәсенә тукталып китик әле...
– 2024 елда хуҗалык терлекчелегендә, уртача сату бәяләре белән, 810 миллион 780 мең сумлык продукция җитештерелеп, шуның 744 миллион 68 мең сумлыгы сатылды. Ел буена кергән акчаның бу 94 процентын тәшкил итә. Терлекчелек продукциясе җитештереп сату, бигрәк тә сөт сату, ел дәвамында көндәлек акча кертү чыганагы булып тора. Шуңа күрә дә терлекчелекне тагын да үстерү, арзанрак ит һәм сөт җитештереп, аны кыйммәтрәк итеп сату – төп бурыч булып кала.
Узган елда 17 мең 116 тонна сөт җитештердек. Алдагы ел белән чагыштырганда бу 3026 тоннага күбрәк. Барысы 16 мең 265 тонна сөт сатылды, 2023 ел белән чагыштырганда 2929 тоннага күбрәк. Сөтне товарлылыгы – 95, майлылыгы – 3,68, аксымы 3,31 процентлы итеп сата алдык. 2024 елга 15499 тонна сөт җитештерүне максат итеп куйган идек, без бу күрсәткечне 10 процентка арттырып үтәдек.
Отчет елында 770 тонна ит җитештердек, алдагы чорга караганда 75 тоннага күбрәк.
Авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең һәр 100 гектарына 3798 центнер сөт (2023 елгыдан 672 центнерга артык), 175 центнер ит җитештерелде, алдагы ел белән чагыштырганда 17 центнерга күбрәк.
Узган елда хуҗалыкта барысы 1701 баш бозау алынды, алдагы елга караганда 174 башка күбрәк. Мөгезле эре терлекнең баш санын ел да арттырып киләбез, бүгенге көндә 4065 башка житкезә алдык.
– «Татарстан» хуҗалыгында элек-электән атлар тәрбияләүгә зур игьтибар бирелә, бу эш дәвам ителәчәкме?
– Әйе, бу традицияне без саклап киләбез, хуҗалык атлар саны буенча районда даими беренче урында. Безнең өчен ат ул терлекчелекнең бер өлеше генә түгел, ә бәлки киңрәк, мөһимрәк мәгънәгә ия. Ни дисәң дә, татар халкы гомер-гомергә бу тарихта ат белән бергә атлаган, юкка гына «ир-ат» дигән төшенчәсе барлыкка килмәгәндер. Димәк, атчылык юнәлешен саклау, аны үстерү халкыбызның тарихын барлау, киләчәген кайгырту, дип аңларга була. Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда чиста токымлы 20 баш, 184 баш йөк атлары тәрбияләнә. Чиста токымлы атларыбыз Казан ипподромында җиңү яулыйлар, 2024 елда БРИКС уеннары кысаларында үткәрелгән ярышларда чабышкыбызның беренче урынны алуы зур горурлык хисләре тудыра. Безнең атларыбыз күпсанлы район Сабантуйлары җиңүчеләре дә. Чиста токымлы атлардан 2 баш колын, Сәрдегән фермасында йөк атларыннан булган 98 баш биядән 45 баш колын алынды. Бу өлкәдә безнең тырышып эшләргә мөмкинлекләребез зур.
– Сөтчелек тармагына кире әйләнеп кайтыйк әле. Нинди бурычлар алдыгыз, кимчелекләрне бетерү өстендә ничек эшлисез?
– Бер баш сыерга исәпләгәндә, 2024 елда 27,6 литр сөт сауганбыз. Киләчәктә ел буенча факт-тагы һәр сыердан 30 литр сөт савып алу бурычы тора һәм без көндәлек 60 тонна сөт җитештерү максатын куябыз. 2025 елга район җитәкчелеге тарафыннан куелган бурыч 18 мең 828 тонна сөт җитештерү һәм без, күмәк тырышлык белән, бу бурычны арттырып үтәрбез дип ышанып калам. 2025 елга ит җитештерү планы – 808 тонна, аны да үтәп чыгу өчен ныклы нигез бар.
Бозау сакланышы мәсьәләсенә килгәндә, узган ел 1701 баш бозау туган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 174 башка артык, сакланыш 95 процент. Бу юнәлештә дә нык-лап эшлисебез бар әле.
Сыерларны яраксызга чыгару зур проблема булып тора. Алдагы ел белән чагыштырганда яраксызга чыгарылган сыерларның саны 10 процентка кимегән, әмма бу чик түгел.
Яраксызга чыгарылган сыерлар арасыннан ябык сыерларның өлеше арта бара. Тик бер уңай күренеш – 2024 елда алар 214 баш булып, алдагы чордан 47 башка кимегән. Бер мисал китерәм: югары категория-ле сыерларның бәясе килограммы 192 сумнан булса, ябык сыерлар бәясе 92 сум. Бу категорияле сыерларны да югары категорияле итеп саткан булсак, өстәмә 9 миллион 880 мең 627 сум акчаны күбрәк керткән булыр идек.
Халык мәкале «Сөт сы-ерның телендә», ди. Заманча әйткәндә, без сыерны дөрес итеп ашатканда гына мул сөт савып ала алабыз. Шул ук вакытта сыер елга бер бозау бирмәсә, нәрсә һәм ничек ашатуга карамастан, мул сөт савып алып булмый. Димәк, сыерларны бозаулату мәсьәләсе шулай ук мөһим.
– Терлекләрнең тору биналарының уңайлы булуы, терлекчеләрнең эш шартларын яхшырту бер-берсенә нык бәй-ләнгән. Бүгенге көндә савым сыерлары барысы бер мегафермага туп-ланган. Төзелеш алып баруга инде ихтыяҗ кимегәндер...
– Мин төзелешкә ихтыяҗ кимегәндер дип әйтә алмыйм. Бүгенге көндә мал торакларының заманча бер ферма территориясендә урнашуы зарури. Чөнки соңгы елларда кискенләшкән йогышлы авырулар яңача ветеринария санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә этәрә.
2024 елда барлыгы 38 миллион 142 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Иң зурлары – 500 башка исәпләнгән бозау абзары, керү юлларын да исәпләп, 25 миллион 394 мең сумлык булды, 8 миллион 478 мең сумлык бер силос траншеясы төзелде, бер силос траншеясы зурайтылды, плитәләр җәелде – 2 миллион 741 мең сумга төште.
Алга карап, киләчәкне планлаштырып эшлибез дисәк, агымдагы елда да зур төзелеш эшләре алып барырга уйлыйбыз. Алар арасында 3-6 айлык бозау-лар тәрбияләү фермасын төзеп бетерү, ике бозаулату абзарын салу, 6-15 айлык таналарга аерым ябулы карда, өчәр мең тоннага исәпләнгән 2 сенаж траншеясы төзү бурычын алдык.
– Айнур Рамилевич, хуҗалыкта башкарылган эш тә күп, нәтиҗәләр дә куанычлы. Игенчелек тармагы, хуҗалыкның икътисади хәле турында газетабызның алдагы саннарында танышырбыз дип уйлыйм. Хезмәт хакы турында әйтеп китсәгез, әңгәмәне хәзергә тәмамлап торыйк...
– Әйе, эше барның ашы бар, дип юкка гына әйтмиләр бит. Эшләгән кеше вакытында тиешле хезмәт хакын да алырга тиеш. Хуҗалык буенча уртача бер хезмәткәргә түләнә торган хезмәт хакы артып бара, ул 2023 ел белән чагыштырганда, 2024 елда 13 мең 455 сумга артып, 55 мең 807 сум тәшкил итте.
Белгечләр, хезмәткәр-ләр белән очрашканда даими кабатлап торабыз – көндәлек нәтиҗәле хезмәт белән генә байлык тудырып була. Шул байлыкны дөрес итеп кулланганда гына хуҗалыкны, аның финанс-икътисади хәлен какшатмыйча алып барырга мөмкин. Ә бу инде һәрберебезнең төп бурычы.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев