Өстенлек заманча техникага бирелә (+ бик күп фото)
13 марттан башлап районыбызның һәрбер хуҗалыгында транспорт чараларына техник күзәтү уздырылды. 8 апрель көнне аның чираттагысы Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә үтте.
Биредә һәрбер техника имтихан тотар өчен сафка баскан иде. Килеп җитмәгән җитешсезлекләр дә булгалады, аларын ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инс-пекторы Марат Габдрахманов белгечләргә дә, механизаторларга да җиткереп барды. Марат Ренатович куелган таләпләрнең һавадан гына алынмаганлыгын да искәртте, һәрберсенә юлларда булган һәлакәтләрдән аерым мисаллар китерде.
Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә эшләүче механизаторлар арасында инде озак еллардан бирле эшләүчеләре дә, шул ук вакытта әле яңа сафка кереп баручылары да бар. Яшерен түгел, биредә дә икешәр техника иярләүчеләрне очратырга була. Аңа да карамастан, һәрбер техникаларын төзек итеп тотучы, эшләренә җаваплы карау-чылар хезмәт куюын да ассызыклап узасым килә. Көз көне биредә узган семинар вакытында алар бер яңа алымнары турында да сөйләп узганнар иде. Һәрбер механизаторга махсус карта бирелгән, ул шуның белән заправка ясый, шул карта аша аның күпме эшләгәнен дә күреп була. Бу алымны куллану уңай нәтиҗә бирде, ди хуҗалыкның баш инженеры Наил Галимҗанов, беренчедән, ягулыкка экономия булса, икенчедән, кемнең күпме эшләгәне дә аермачык күренә һәм һәрбер кеше шуны белеп, эшкә булган карашын тагын да ныгытып җибәрде. Наил машина-трактор паркы белән якыннан таныштырып, эшләнгән һәм эшләнәсе эшләре турында да сөйләде.
— «Азык» җәмгыяте белән берлектә ашлык җыя торган биш комбайныбыз бар, дүртесе «Клаас Тукано» һәм берсе «Клаас Доминатор». Терлек азыгы хәзерли торган ике "Ягуар«ыбыз һәм бер «Полесье» бар, ләкин соңгысы күбрәк печән чабу эшендә катнаша, «MacDon» да берьеллык һәм күпьеллык үсемлекләрне теземнәргә салу хезмәтен башкара. Яңа кайткан ике «Kuhn» прессыбыз бар һәм моннан биш еллап элек кайткан, сенажны төрә торган да «Kuhn» прессы бар. Күргәнегезчә, безнең күпчелек техника чит илнеке, ворошилкалар да «Kuhn» һәм «Krone» маркаларыныкы. Үзебезнең ил прессларыннан баш тарттык, чөнки чит илнеке җитештерүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирә.
Тракторлардан өч «МТЗ-1221», тугыз «МТЗ-80», «МТЗ-82», погрузчиклы «К-701», ике «Нью Холланд», «Клаас Аксион», фермаларга терлек азыгы кертә торган «ANT» һәм «YTO» бар, икесе дә «Хозяин» азык тараткычлары белән эшлиләр. «Massey Ferguson» тракторы шулай ук терлекләргә азык та кертә, язгы кыр эшләре башланып киткәч, кукуруз чәчәргә чыга. Кукуруз чәчә торган чәчкечләр — «Kuhn» һәм «УПС». «Амкадор» тракторы бар, ул амбар эчендә эшли һәм төзелеш эшләрендә катнаша. Узган ел экскаватор алдык, ул шулай ук хуҗалыкта барган төзелеш эшләрендә катнаша. Районда гына түгел, рес-публикада бердәнбер булган «ХТЗ» тракторы бар, алып кайтканнан бирле анда Илшат Камалов эшли. Ул аны төзекләндереп, карап кына тота.
Басу-кыр эшләре вакытында безнең күпчелек "КамАЗ«лар эшли иде, узган елның ноябрендә ике йөк машинасы алдык. Быелдан инде аларны да сынап карая-чакбыз, — ди баш инженер.
Парктагы агрегатлар-ның тезелеп куюыннан язгы кыр эшләренә дә әзер булулары күренеп тора. — Әйе, көздән әзерлекне башладык. Чәчкечләрне әзерләп, эшләтеп карадылар инде, «Horsch» маркалы ике агрегатыбыз бар. Аның берсе «Нью Холланд», икенчесе ике сезон гына эшләгән яңа «РСМ» тракторына тагылачак. «Нью Холланд» тракторында Рәлиф Ильясов, ә "РСМ«да Искәндәр Шакирҗанов эшли.
Тырмалар да күптән әзерләп куелды. Запас-ка гади тырмалар да әзерләнде. Культиваторлар шулай ук әзерләп бетерелде. Гомумән, биредә һәрбер эшебез планлаштырылган буенча алып барыла. Барлык эшләрне контрольдә тотучы кеше, Кили машина-трактор паркы мөдире Наил Гарифуллин. Инде көздән алып язгача шушында эшләүчеләр белән дә таныштырып үтәсем килә. Механизатор егетебез Рәлиф Ильясов кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшен башкарды. Тимерче булып эшләүче әтисе Фердинанд белән берлектә, тырмаларны төзекләндереп куйдылар. Культиваторларны шофер булып эшләүче Рәдиф Вафин җыйды, комбайнчыбыз Илфат Әсхадуллин кышкы чорда эретеп ябыштыру эшләрен башкарды. Җәен дә, кышын да авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлауда эшләүче төп кешебез — Илгиз Һадиев. Элек ул тракторчы иде, хәзер инде ремонт эшләре белән шөгыльләнә. «Туман» агрегатын да иң беренчеләрдән әзерләп куя-быз, чөнки язын басу-кырларга иң беренче чыга торган техника бит ул. Анда Илнар Мифтахов хезмәт куя, шулай ук аның икенче техникасы — «МТЗ-82» тракторы да бар. Икешәр техника иярләүчеләребез бар. Нияз Мәрданов та "К-701«дә һәм «Нью Холланд» тракторында хезмәт куя. Яшь егетебез Айнур Ильясовны да әйтеп үтәсем килә, бүгенге көндә Норма көллиятендә белем ала, әлегә безгә практика үтәргә килде, аңа «МТЗ-82» тракторы бирдек. Җәен инде комбайн да иярләр дип уйлыйбыз.
Районыбызның күп кенә хуҗалыкларында транспорт чараларын техник күзәтүгә әзерли торган белгеч юк, бездә дә юк дияр идем, ләкин бу эшне җиренә җиткереп башкаручы, райондашларыбызга атаклы комбайнчы буларак таныш Фәргать Гаязов бар. Аңа нинди эш белән мөрәҗәгать итсәк тә, нинди ремонт кирәк булса да, ул һәрвакыт ярдәмгә әзер. Трактор двигательләрен дә читкә җибәргәнебез юк хәзер, ул ремонтлап тора. «МТЗ» тракторларының коробкаларын да ул төзекләндерә, шуңа күрә аңа олуг рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Техникаларның чит ил маркалы булуын ассызык-лап үткән идем. Аларны сак-лау өчен дә аерым шартлар тудырырга кирәк икәнен аңлыйбыз, ләкин әлегә техникалар сакланышы өчен ябулы җиребез юк. Алай да гараж территориясендә төзекләндереп, үзгәртеп корып, төрле төзелеш эшләре алып барылып тора. Мәсәлән, узган ел склад түбәсен яптык һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый торган җылытылган гараж эшләдек.
Наил Галимҗанов гараж территориясе белән таныштырып чыгуга техник күзәтү башланып китте. Марат Ренатович һәрбер техниканы тикшергәннән соң, китсәгез була дигән сүзне әйтә. Үттемме, дип кызыксына механизатор. Бу сорау юктан гына бирелми икән, техникаларын әзерләп бетергән механизаторларга премияләр каралган булып чыкты, трактор өчен 1000 сум, арба өчен 1000 сум, әгәр арбага өстәмә борт куелган икән, 500 сум.
Һәрбер хуҗалыкның бүгенге көндә төп максаты — вакытында язгы кыр эшләренә керешеп, кыска срокларда чәчүне башкарып чыгу. Ә моның өчен, әлбәттә инде, техниканың — төзек, шофер-механизаторлар сафының — тулы, ашлама, орлык бөртеклеләрнең җитәрлек күләмдә булуы сорала. Бу яктан Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең проблемалары юк. Алар барлык басуларда диярлек уҗымнарны бер кат тук-ландырып чыктылар инде. Хәзер язгы кыр эшләрен вакытында башкарып, киләчәк уңышларны мулдан тупларга, иң мөһиме, исән-сау эшләргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев