Саклык таләп ителә
Районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов бруцеллезның нинди мәкерле авыру икәнлеген тагын бер кат искә төшерде
Соңгы вакытларда республика терлекчелек тармагында йогышлы авырулар турында күп сөйләнә. Аларның кешегә йогу куркынычы да бар. Мәсәлән, бруцеллез чире кешеләргә дә күчә ала. Бу чирдән ничек сакланырга? Чирнең билгеләре күренә-сизелә башлауга, бу турыда шик туса, кая мөрәҗәгать итәсе?
Бруцеллез — кош-корттан кала, барлык терлекләргә, шул исәптән кешеләргә дә күчү мөмкинлеге булган мал авыруы. Ул һава, тын юллары аша, шулай ук малларга ашатылучы ризык аша, ә инде кешеләргә авыру малдан җитештерелгән сөт, ит аша күчәргә мөмкин.
Әлеге авыруны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлектән һәм буыннары авыртудан җәфалана. Кеше гомерлеккә инвалид калырга мөмкин, диләр табиблар. Әмма, авыру авырган кешедән башка кешегә күчми!
Районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов бруцеллезның нинди мәкерле авыру икәнлеген тагын бер кат искә төшерде.
— Кешегә бу авыру теләсә нинди хайваннан һәм итеннән, сөтеннән йогарга мөмкин. Шулай ук терлекчелектә эшләүчеләргә тирестән дә, абзардагы чыккан тузаннан да, сарык йоны алганда да иярә ала. Туфракта бруцелла — 100, тузанда — 44, суда — 6-150, тозлаган иттә — 80-100, салкында 160 тәүлеккә кадәр яшәргә сәләтле. Авыру ит-сөт ризыкларын бары тик 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга мөмкин. Бары әлеге температурада гына бу бруцелла бактериясе тиз юкка чыга, — дип аңлатты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев