Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Татарстан чит илләргә ашлык җибәрүне арттыруны дәвам итә

Ашлыкның һәр партиясе төяп җибәрер алдыннан агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге филиалының сынау лабораториясендә катгый тикшерү уза

Татарстан чит илләргә бөртекле продукция җибәрүне арттыра бара. Ел башыннан экспортка 80 мең тоннадан артык ашлык җибәрелде. Продукция күләменең яртысын диярлек бодай һәм арпа тәшкил итте.

Ашлыкның һәр партиясе төяп җибәрер алдыннан агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәге филиалының сынау лабораториясендә катгый тикшерү уза.

Алексеевск районында тикшерү өчен бодайны сайлап алганнар, аны Кавказ порты аша Израильгә озатырга әзерлиләр. Пестицидлар, токсик элементлар булу-булмавын, шулай ук ГМО булу-булмавын һәм зарарлы карантин организмнар белән зарарлануын тикшерәләр.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев