Техника әзерлеген тикшерәләр
Район хуҗалыкларында агымдагы җәй-көз айларында терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техниканың ни дәрәҗәдә әзерлеген ачыклау максатыннан, махсус комиссия тикшерүләре дәвам итә. Атна башында комиссия «Алга», «Игенче», «Сорнай» һәм «Сосна» күмәк хуҗалыкларында булдылар
«Алга» хуҗалыгында иң беренче чиратта 809 гектар мәйданда люцернаны беренче теземнәрдән терлек азыгына алырга кирәк. Хуҗалыктагы «МАГДОН» комбайны җитештерүчән эшләсә, теземнәргә салыр өчен 13-14 көн кирәк. Теземнәрне әйләндереп чыгар өчен ике агрегат – ГВК-6 һәм ГПК-9 «Кормилец» техникасына бер атна вакыт таләп ителә. «Ягуар» һәм «Полесье» терлек азыгы комбайннары көндәлек эшләгәндә кимендә яңадан 14 көн сарыф ителәчәк.
Күреп торабыз, терлек азыгы әзерләү чоры бик киеренке булачак. Бу фаразларга әле һава торышы да үзенең төзәтмәләрен кертә.
Үткән ел белән чагыштырып карасак, бу хуҗалыкта беренче теземнәрдән сенаж салу ике атна вакытны алган, бу вакыт эчендә июнь аенда 6647 тонна сенаж тупланган. Шуның 2830 тоннасын «Полесье» комбайны турап төягән, ә 3817 тоннасы «Ягуар» комбайнына туры килә. Бу югары җитештерүчән терлек азыгы комбайнында Илһам Садиков хезмәт куя. «Терлек азыгы әзерләүдә 40 еллап эшлим инде, төрле техника белән идарә иттем. Менә бишенче елын шушы «Ягуар»да, ватылмыйча эшләсен генә, иң югары таләпләргә җавап бирә торган техника, – без, үз чиратыбызда, вакыт белән исәпләшми сыйфатлы терлек азыгы әзерләргә ниятлибез», – ди тәҗрибәле механизатор.
«Игенче» хуҗалыгы терлек азыгы әзерләүгә бер «Ягуар» печән чапкычы һәм шушы ук маркадагы терлек азыгы комбайны белән керешәчәк. Өч «ПРФ-145» маркалы печән пресслау җиһазы шулай ук ремонтланган.
«Сорнай» хуҗалыгында язгы кыр эшләренә, терлек азыгы әзерләүдә һәм урып-җыюда катнашачак техниканы, гомумән, барлык техниканы ремонтлауга бик җитди карыйлар. «МАГДОН» агрегатында Юрий Назаров һәм Иван Кузьмин массаны теземнәргә салсалар, Вячеслав Артемьев, Леонид Бегеев «Полесье КГ-6», Дәниф Гарифуллин «КВК-800» комбайннары белән туратып, массаны төятәләр. Дәнифнең үзе белән кыска гына әңгәмә корып алдык:
– Мин үзем Көшкәтбашныкы, 3 ел элек Норма проф-лицеен тәмамлагач, шушы хуҗалыкка урнаштым. Җитәкчелек йорт сатып алуда ярдәм итте, эчке өлешләрен эшләр бетерәсебез бар. Гаиләле, хәзергә бер бала тәрбиялибез. Гаиләне алып бару өчен тырышмыйча булмый, бу техника ватылмыйча эшләсен генә инде.
Без дә шул теләктә, техника ватылмыйча, кыска вакыт эчендә сыйфатлы терлек азыгы туплансын. «Сорнай» хуҗалыгы 12 000 тонна сенаж, 12 000 тонна силос, 150 тонна печән тупларга үзләренә максат куйганнар. Бу исә агымдагы елда 6964 тонна сөт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, үсеш – алдагы ел белән чагыштырганда 12 процент. Моннан тыш, хуҗалыкта 362 тонна ит җитештерергә фаразлыйлар, үсеш 5 процент булыр, диләр.
«Сосна» хуҗалыгының машина трактор паркы территориясендә терлек азыгы әзерләүгә җәлеп ителәчәк техник чаралар – чапкычлар, әйләндерү, печән пресслау агрегатлары урнашкан. Аларда эшләячәк механизаторлар әлегә басуларда чәчү һәм культураларны эшкәртү белән мәшгуль. Алар сезон башланганчы ук әлеге агрегатларны әзерләгәннәр.
— Терлек азыгы әзерләү техникасын кыштан ук ремонтлый башладык, — дип билгеләп үтте «Сос-на» хуҗалыгының баш инженеры Галинур Гыйбадуллин. — Механизаторларыбыз да, ремонтчылар да эшкә бик җаваплы карадылар. Менә монда бер механизаторыбыз тырышып йөри, дип «МАГДОН» комбайны янында нидер эшләүче егеткә күрсәтеп. Ул Рүзәл Зыятдинов булып чыкты.
– 2011 елда, профлицейны тәмамлагач «МТЗ-82» тракторына утырдым, шуннан бирле хуҗалыкта җайлап эшлим. «Кун» җайланмасы таккан «Беларусь», «Т-150» тракторында хезмәт куям һәм менә «МАГДОН» ургычы өч ел инде миңа беркетелгән. «Беларусь» белән ферма яннарында, амбар алдында, басуда печән-салам төяүдә эшлим. «Т-150» белән язын-көзен җир эшкәртәм. Печән массасы өлгергәч «МАГДОН»га утырам, печән беткәнче шунда инде, – ди Рүзәл Зыятдинов.
Көн дәвамында тикшергән азык әзерләү сезонына әзерләнгән техникаларның торышын бәяләп, комиссия җаваплы кампания алдыннан урыннарда зур эш башкарылган, дип билгеләп узды. Терлекләр өчен ышанычлы азык запасы булдыру һәрвакыт авыл хезмәтчәннәре алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булды. Бурычны үтәү өчен иң беренче чиратта ышанычлы техника кирәк. Комиссия әгъзалары, азык әзерләү техникасы әзерлегеннән тыш, машина-трактор паркының торышына, хезмәтне сак-лау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә зур игътибар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев