Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«1 нче апрель – көлке көне» бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды

Дуслар, «1 нче апрель - көлке көне» бәйгебез ахырына якынлашты. Беренче коймак төерле була дигән кебек, беренче бәйгебездә катнашучылар саны мактанырлык булмаса да материаллар килде, без аларны сезнең хозурыгызга сайтыбызның «БӘЙГЕ. 1 нче апрель - көлке көне!» сәхифәсендә урнаштырып бардык.

Активлык күрсәткән «Мәзәк егет»кә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, әлеге авторыбыз 5 тапкыр кызыклы көлдергечләр җыеп җибәрде. Шулай ук райондашыбыз Гөлсинә Хәбибуллинаның язмалары күңелгә хуш килде. Әмма безне таң калдырганы Түбән Субаш авылыннан Гөлҗифар Зәкиеваның «Сверлауның каласы…» мәкаләсе булды. Беренчедән, Гөлҗифар ханым конкурс турында гомумән ишетмәгән, икенчедән конкурска мәкаләсен кулдан язып конверт белән почта аркылы җибәргән, өченчедән һәм иң мөһиме мәкалә үзе гади, үзе тормышчан, үзе кызыклы, бер сулышта йотлыгып укып чыга торган.
Күчтәнәчләребезне алдык та киттек Гөлҗифар ханымнарга кунакка. Тубән Субаш авылында аларның йортын эзләп таптык, капка төбендә күршеләре, нинди максат белән каян килүбезне белгәч, «Безнең Гөлжифар шундый уңган инде ул, гел язгалап та тора, чигүен дә чигә, бәйләвен дә бәйли»,- дип аның белән горурлануын яшермәде.
- Әй, конкурска дип язмаган идем инде, мәшәкатьләнеп йөрисе түгел иде, - дип, тыйнак кына каршы алды Гөлҗифар апабыз. Өйгә үткәч күршеләренең сүзләре искә төште. Андагы тәртипкә, пөхтәлеккә, матурлыкка таң калсың. Гөлжифар апабыз үзе чиккән, бәйләгән, кул эшләре белән өеннән «гөл бакчасы» ясап куйган.
- Гөлжифар апа, мәкалә язганда, конкурска дип язган идегезме, җиңүегезгә ышанган идегезме, - дип кызыксындым.
- Юк, конкурс турында ишетмәдем дә, 1 нче апрельгә бәлки газетага бастырылар дип җибәргән идем. Шулай вакыт-вакыт язгалыйм мин, язгач рәхәт булып китә, - диде Гөлҗифар апа.
Җиӊүчебез бүгенге көндә лаеклы ялда, матур тормышта гомер кичерә.
Без Гөлҗифар апаны, чын күңелебездән бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз, аңа Равил абый белән тигез тормыш, балаларының игелекләрен күреп, кадерле әби белән бабай булып яшәүләрен телибез. Бездән аерылмагыз, иҗат чишмәгез саекмасын дигән теләктә калабыз..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250