Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Белми калмагыз, бездә конкурс: “Кыш бабайны көткәндә”...

Тагын 30 көннән һәрбер йортка Кыш бабай киләчәк. Менә шуны истә тотып, бүгеннән сайтыбызда “Кыш бабайны көткәндә”... дигән фотолар бәйгесен башлап җибәрергә булдык.

Иң серле, иң матур, сабыйларның гына түгел, барчабызның ниндидер өмет белән көткән, яраткан аена керәбез. Иртәгә 1 декабрь. Тагын 30 көннән исә һәрбер йортка Кыш бабай киләчәк. Менә шуны истә тотып, бүгеннән сайтыбызда “Кыш бабайны көткәндә”... дигән фотолар бәйгесен башлап җибәрергә булдык. Бәйгенең шарты гадәттәгечә: үзегез кызыклы дип тапкан, оригинальдип уйлаган бер яки берничә фотоны безгә юлларга гына кирәк. Иң мөһиме фотолардан Яңа ел “исе” килсен, ягъни Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, сыннар янында, маскарад киемнәре белән төшкән (үзегезнең фантазияне эшкә җигә аласыз) фотолар кабул ителә. 15 декабрьга кадәр фоторәсемнәр тупласак, 16ысыннан тавыш бирү башланачак.

Бер генә яңалык: укучыларыбызның теләген искә алып, бу юлы тавыш бирүдә үзгәрешләр кертелде. Тавыш бирү өчен регистрация үтәргә кирәк, ә аны үткән кеше фәкать бер генә тапкыр тавыш бирә ала. Димәк, таныш-белешләр, туган-тумачалар ярдәменнән башка гына җиңүгә өметләнеп булмаячак. Алдан-ала хәстәрен күрә торыгыз!

Фотоларны электрон почтага   җибәрергә кирәк. Башладык!

 

Зилә галиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев