Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чиккән сөлгеләр бәйгесе

"Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы "Сабантуй батырына - чиккән сөлге - минем бүләгем" дигән иҗади бәйге уздыру турында игълан итә.

Бәйгедә республикабыздан тыш Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәп иҗат итүче хатын-кызлар да катнаша ала. Чигү ысуллары чикләнмәгән, төрле тукымада чигелгән сөлгеләр кабул ителә.
Бәйгегә җибәрелгән иҗади эшләргә танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган жюри бәя бирә. Бәйгедә катнашу бушлай. Бәйгегә җибәрелгән эшләр авторларга кире кайтарылмый. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2015нче елның 16нчы апреленә кадәр кабул ителә.
Бәйгедә катнашучылар кул эшләрен тиешле гариза һәм бәйгенең исеме күрсәтелгән язу белән түбәндәге адреска җибәрә: 420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, 309нчы бүлмә.
Бәйге нәтиҗәләре 2015нче елның 27нче апрелендә билгеле була һәм иң яхшы чигелгән сөлге авторлары исемлеге Бөтендөнья татар конгрессы сайтында www.tatar-congress.org урнаштырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы агымдагы елның 16нчы маенда - Бөтендөнья татар хатын-кызларының III форумында уздырыла.
Фото: http://www.livemaster.ru/item/7361291-russkij-stil-etnicheskoe-vyshitoe-polotentse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250