Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Хикмәтле бакча уңышы» бәйгесенә нокта куйдык

«Хикмәтле бакча уңышы» бәйгесенә нокта куелды. Бүген 14 сәгать 15 минутта тавыш бирүне туктатып, нәтиҗәләрне Сезнең игътибарга җиткерәм.

Исегезгә төшереп үтәм: әлеге бәйгегә 7 эш килеп иреште. Күп булмаса да, шактай кызыклылары бар иде араларында. Эшләр саны аз булса да, тавыш бирү бик мавыктыргыч барды, берничә тавыш белән генә 2, 3 һәм 7нче номерлы эшләр үзара тартышты. Ниһаять, хөрмәтле укучым, җиңүчене дә билгеләдек нәкъ менә синең ярдәмең белән!
Бәйгебезнең җиңүчесе булып 544 тавыш җыеп «Я, кайсыгыз уздыра» исеме астындагы 2нче номерлы эш табылды. Гомумән, бәйгегә килеп ирешкән фотосурәтләр 1720 тавыш җыйды. Түбәндәге рәсемдә кайсы эшнең күпме тавыш җыйганы белән таныша аласыз.
Бәйгебезгә битараф калмыйча фотосурәтләр җибәрүегез, бәйгегә килгән эшләрне бәяләүдә актив катнашканыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Җиңүче булып танылган эшне безгә юллаучы Нуршат һәм фотосурәтәге мөлаем ханымны конкурста җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз, нык сәламәтлек, елдан-ел шундый мул уңышлар җыйнап, байлыкта-муллыкта яшәүләрен теләп, алга таба да бәйгеләребездә күрербез дип ышанып калабыз.
Җиңүчеләр белән алга таба якыннанрак таныштырырбыз. Бездән аерылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250