Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Җиһанда туйлар гөрли! Ә бездә яңа бәйге

Туйлар алар кеше гомеренең Гүзәл Алиһәсе! Кәләш белән Кияү туй көненең Шаһы-Шаһинәсе!

Җиһанда туйлар гөрли! Ак, кызыл, зәңгәр, яшел.... Замана туйлары!!! Нинди генә дизайннар уйлап тапмыйлар! Туй көнендә кияү белән кәләшкә макияж, прическа аша гына түгел, яхшы стилист, маникюр, педикюр, дизайнер, кулинария аша да үтәсе, хәтта тамадалар да үзгә хәзер. Их, яшьлек туйлары, замана сыйлары, уеннары, көйләре... Балтачыбызда элек-электән туйларыбыз муллыкта-байлыкта үтә. Хикмәт анда мыни, туйлар узгач, туннар тузгач та яшь парларыбыз тату, дус яшәсен, мәңге бергә калсын, сөю уты сүнмәсен, сүрелмәсен, гаиләне нурга күмеп сабыйлар тусын, гашыйклар арасына ятлар кермәсен! Һәркемгә үзенә тиң, гомерлек яр насыйп итсен, Ходай! Амин!

Инде килеп районыбызда шаулаган туйлар арасында бәйге уздырырга да вакыт җитте. Вакыт җитте һәм вакыт көтми, алга бара, бүген үк сайтыбызда игълан ителгән бәйгегә үзегезнең иң матур, үзенчәлекле, күз явын алырлык фотоларыгызны җибәрә аласыз. Бүген үк, хәзер үк көтеп калабыз! Башладык! Хәерле сәгатьтә!

Фоторәсемнәрне BaltasiRed2005@yandex.ru адресына җибәрүегез сорала. Материалларны кабул итү 1нче августтан 1нче октябрьгә кадәрдәвам итәчәк. 1нче октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр тавыш биреп җиңүчене ачыклаячакбыз. 4нче ноябрь - «Бердәмлек көне»ндә җиңүчене бүләкләрбез дип тәгаенлибез. Җиңүчене дә сез үзегез тавыш биреп ачыклаячаксыз. Димәк, башладык!
Фото: http://svadba.pro/photos/photo27922.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250