Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

“Җиһанда туйлар гөрли” фотоконкурсының җиңүчеләре белән таныштырыр вакыт җитте

Туйлар алар кеше гомеренең Гүзәл Алиһәсе! Кәләш белән Кияү туй көненең Шаһы-Шаһинәсе! Җиһанда туйлар гөрли! Ак, кызыл, зәңгәр, яшел.... Замана туйлары!!! Әйе, август ае халыкта туйлар ае буларак та кабул ителә. Нәкъ менә шул айда бвшланган фотосурәтләр бәйгесен йомгаклап, Сезгә нәтижәләрен тәкъдим итәбез. 1нче августтан 1нче октябрьгә кадәр барган тавыш...

Туйлар алар кеше гомеренең
Гүзәл Алиһәсе!
Кәләш белән Кияү туй көненең
Шаһы-Шаһинәсе!

Җиһанда туйлар гөрли! Ак, кызыл, зәңгәр, яшел.... Замана туйлары!!! Әйе, август ае халыкта туйлар ае буларак та кабул ителә. Нәкъ менә шул айда бвшланган фотосурәтләр бәйгесен йомгаклап, Сезгә нәтижәләрен тәкъдим итәбез.
1нче августтан 1нче октябрьгә кадәр барган тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Димәк бәйгебезнең җиңүчесе булып Балтач бистәсеннән Гөлнара-Фидәрис Әгълиуллиннар табылды - алар барлыгы 4621 тавыш җыя алдылар.
Икенче урында Борнак авылыннан Ләйсән-Динар Зыятдиновлар, алар исәбендә 4513 тавыш.
Өченче урында Түнтәр авылыннан Гөлинә-Заһир Газыймовлар, алар 2066 тавыш җыйдылар.

Җиүчеләребезгә редакция исеменнән истәлек бүләкләре тапшырылачак. Тагын бер бәхетле парны Балтач район башкарма комтетының ЗАГС бүлегеннән махсус бүләк көтә. Әлеге парның кемнәр булуын алдагы хәбәрләребездә җиткерербез, монысы әлегә сер, күзәтеп барыгыз.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә бәйгене оештыруда, материаллар белән тәмин итүдә инициатива белдереп, саллы гына ярдәм итүләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бәйгегә килгән эшләр сайтыбызда урын алды, сайт укучыларыбыз тарафыннан күп тапкырлар ачып каралып, күп кенә соклануларын белдергән язмалар да калдырылды. Алга таба әлеге фотолар газетабызның «В контакте» социаль челтәрендәге «Хезмәт» - Балтач район газетасы» төркеменең фотоальбомнар бүлегендә урын алыр дип тәгаенлибез (әгәр, Сез, хөрмәтле бәйгедә катнашучыларыбыз каршы килмәсәгез. Сезнең фикерләрегезне социаль челтәрдәге төркемебездә көтеп калабыз).

Бәйгебездә катнашкан барлык күз явын алырлык парларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә гаилә бәхете, тигез мәхәббәт, балаларыгызның шат авазларына куанып, аларның игелекләрен тоеп, алга таба алтын туйларыгызны да шулай ук матур итеп үткәрергә язсын дигән теләктә калабыз.

Фото: http://svadba.pro/photos/photo27922.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250