Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар, бездә гадәти булмаган фотобәйге: "Әнием- күз нурым!"

26 ноябрь Әниләр бәйрәме. “Хезмәт” газетасы коллективы районыбызның барлык әниләренә дә онытылмаслык бәйрәм ясарга булды.

26 ноябрь Әниләр бәйрәме. Үзенчәлекле бәйрәмне һәрберебез истә калырлык итеп үткәрергә тырыша. “Хезмәт” газетасы коллективы әлеге сафларга кушылып, районыбызның барлык әниләренә дә онытылмаслык бәйрәм ясарга булды. Конкурсыбызның шартлары бик гади – әниләр белән төшкән фотосурәтләрне 2018 елның беренче яртыелллыгына язылган квитацияләр белән бергә редакциябез адресына (BaltasiRed@yandex.ru) юлларга кирәк. (Квитанцияләрнең фотолар җибәрүче яки фотода урын алган кеше исеменә язылуы шарт). Фотоларның һәрберсе сезнең исем белән сайтыбызда урын алачак. Төп приз исә сайлап алу юлы белән үз иясен табачак.

Фотоларны 24 ноябрьгә кадәр кабул итәбез, приз иясе дә шул көнне билгеле булачак. Җиңүчене җомга көнне, редакциягә газетасын алырган килүче берәр укучыбыз, лотерея уйнату ысулы белән билгеләячәк.

Конкурсның иганәчесе – “Нурминка” сәүдә челтәре.

 

Чулпан Габделганиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Әнием- күз нурым!"