Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! Бездә конкурс: “Бу бәхетле чакларым”

Бездә фотосурәтләр бәйгесе - "Бу бәхетле чакларым".

Килешәсездер, кеше гомерендә бәхетле мизгелләр бик күп: туганнан алып бүгенге көнгә кадәрге гомеребезне барласак, сагынып искә алырдай андый вакытларны, мизгелләрне һәркем күпләп табар.

Әнә балагыз, тырыша-тырыша, утыра, егылмыйм-егылмыйм дип, басып тора, тәпи китә... Кемдер беренче көн укырга бара, кемнеңдер улы армиядән кайткан, кемдер гаилә кора, кемдәдер юбилей... Әйдәгез, шушы матур мизелләрне бергәләп уртаклашыйк әле. Моның өчен истәлекле фотосурәтләрне барлап (яки төшереп), редакциянең электрон адресына гына BaltasiRed2005@yandex.ru юлларга кирәк.

Конкурска фотолар 15 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Тавыш бирү ике этапта булачак. 30 июнь көнне - иң күп тавыш җыючылар ачыкланса, ә икенче этапта - 10 июльдә - Сезнең тавыш бирү ярдәмендә җиңүче ачыкланачак.
Димәк, башладык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250