Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! Бездә яңа конкурс: "Иң матур бакча"

Матурлык, гүзәллек яраткан кешенең каралты-курасы әллә кайдан күренеп, аерылып тора.

Ә инде хуҗаларга бу хистән тыш сәләт тә бирелгән булса, юкны бар итеп, ул әлеге матурлыкны тагын да арттыра. Аерым гаиләләр генә түгел, хезмәт коллективлары да хәзер, берсеннән-берсе күреп, бакчаларны иҗат әсәренә тиң булырлык аккошлар, чәчәкләр, кипарислар һәм башкалар белән бизи.
Без райондашларыбызны менә шушы матурлыкны башкалар белән дә уртаклашырга, үрнәк-өлгеләрне таратып, бу кирәкле һәм файдалы шөгыльгә башкаларны да гашыйк иттерергә булдык. Кыскасы, исеменнән аңлашылганча, бу конкурсыбызда без иң матур бакчаны ачыкларга булдык.
Конкурста шәхси бакчачылар да, балалар бакчалары, мәктәп коллективлары да , оешма-предприятиеләр дә катнаша ала. Моның өчен сезгә бакчагызны, андагы уникаль дип санаган иҗат әсәрегезне һәм, билгеле инде, чәчәкләрегезне, фотога төшереп, электрон почтабызга - BaltasiRed2005@yandex.ru - га җибәрүегез дә җитә. Фотолар 11нче июльгә кадәр кабул ителәчәк. Ә аннан соӊ иде тавыш бирү оештырылачак, анысын соӊарак хәбәр итәрбез.
Димәк, башладык. Алга, бакчачылар! Алга, матурлык яратучылар!
Фото: http://murakami.com.ua/nash-krasivyj-sad-ustrojstvo-cvetnikov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250