Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Күлмәге дә, күлмәге!» фоторәсемнәр бәйгесе тәмамланды

Милли киемнәр киеп төшкән фоторәсемнәр бәйгесе тәмамланды.

Ни сәбәпледер бәйгегә бары тик 17 генә фоторәсем, алар арасында 8 - татар, 5 - удмурт, 2 - рус, 1 керәшен һәм 1 мари халык милли киемнәрен киеп төшкән фотосурәтләр, килеп иреште. Югарыда санап үткән һәр мили костюмнар арасында җыйган тавышлары буенча җиӊүчеләр билгеләнде. Тавыш бирү барышында фоторәсемнәр барлыгы 2182 тавыш җыйды.
Бик актив тавыш бирүчеләр белән беррәттән бик пассивлары да күзәтелде. Ничек кенә булмасын, җиӊүчеләрне билгеләр вакыт җитте, менә алар безнеӊ җиӊүчеләребез, алар бишәү:
Татар мили костюмнары арасында 998 тавыш җыеп - №16. Динә;
Удмурт мили костюмнары арасында 62 тавыш җыеп - №1. Полина;
Рус мили костюмнары арасында 5 тавыш җыеп - №13. Ольга;
Керәшен татарлары мили костюмы 73 тавыш җыеп - №5.Залия белән Гөлсинә;
Мари мили костюмы 6 тавыш җыеп - №14. Татьяна бәйгебезнеӊ җиӊучеләре булдылар. Котлыйбыз аларны!!!
Түбәндәге рәсемдә тавышлар бүленеше сурәтләнгән:
Бәйгенең иганәчесе - «Водстрой» җәмгыяте, җитәкчесе Рифат Мидхәт улына олы рәхмәтебезне белдерәбез, җиӊүчеләребезгә бүләкләр алуны тулысы белән финанслады.
Ә без исә җиңүчеләребезне бүләкләү тантанасы турында алга таба өстәмә хәбәр итәрбез.
Барлык катнашучыларга зур рәхмәт, әлеге вакытта сайта барган «Иӊ матур бакча» фоторәсемнәр бәйгесендә актив катнашырга чакырып калабыз. Бәйгегә фотолар кабул итү бара, соӊламагыз вакыт чикләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250