Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Торт бик тәмле булды, Аллаһның рәхмәте яусын сезгә! - ди җиңүчебез (+фото)

“Эт елына – эт белән”: җиңүчене билгеләвебез турында хәбәр иткән идек.

Конкурс шартында әйтелгәнчә, бу бәйгенең җиңүчесен без редакция коллективы белән бергәләп, гади тавыш бирү юлы белән билгеләдек. Һәркем үзенә охшаган, күңеленә хуш килгән, “иң матуры” дип тапкан рәсемне сайлады. Белсәгез иде, бу сайлауның шулкадәр катлаулы, кыен булганын! Һәркем кимендә өч фотоны иң матуры дип аерып алып, шулар арасыннан иң-иңне сайлый алмый тилмерде. Нәтиҗәдә күбрәк тавыш белән 13нче номерлы Ильяс Хәбибуллин җиңүче дип табылды.  Һәм ышандырган торт та иясенә тапшырылды.

Торт бик тәмле булды, Аллаһның рәхмәте яусын сезгә! - дигән сәлам хаты да килеп иреште электрон адресыбызга. Рәхмәтегезгә рәхмәт, хөрмәтле укучым! Гел бергә булыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Эт елына... эт белән"