Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Районда «Алтын каләм» фестивале уздырыла

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, үзәк китапханә, мәгариф идарәсе һәм «Хезмәт» газетасы редакциясе балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр басмасына «Алтын каләм» фестивале уздыра.

Аның максаты журналистикага беренче адымнарын ясаучыларга ярдәм итү, талантларны ачыклау, яшьләр, спорт һәм туризм проблемаларын чишүдә массакүләм басма чаралары аша киң җәмәгатьчелекне тарту, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны социаль мөһим проектларга һәм инициативаларга җәлеп итү.
Фестиваль 1 нче апрельдән 20нче апрельгә кадәр үткәрелә.
19 яшькә кадәрге һәркем эшләрен үзәк китапханәгә бирә ала.
14 яшькә кадәр, 14тән 16, 17дән 19 яшькә кадәргеләрнең эшләре аерым бүләкләнә.
Район фестивалендә җиңеп чыккан эшләр республиканың «Алтын каләм» фестиваленә җибәреләчәк. Җибәрелгән эшләр белән бергә катнашучы турында анкета тутырылган булуы шарт.
Иҗат ярышына рәхим итегез!
Фото: http://www.livekuban.ru/node/190255

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250