Хезмәт

Без өр-яңа конкурс – “Халык иҗаты саекмасын” бәйгесе игълан итәбез

Редакция коллективы өр-яңа конкурс - "Халык иҗаты саекмасын" бәйгесе игълан итә. Тема ирекле, әмма язмаларны "Бөек Җиңүнең - 70 еллыгы", "ТАССР оешуга - 90", "Татарстан Республикасының суверенитетлык алганына 25 ел" кебек темаларга багышларга була.

Бәйгедә 7 - 35 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр катнаша ала. Материаллар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Бәйгегә килгән язмалар сайтыбызда урын алачак. Ә иң-иңнәре газетабыз битләрендә басылачак.
Кадерле укучым, үзеңне хикәя, шигырь, әкият язу остасы итеп танытырга теләсәң, рәхим итеп безнең бәйгедә катнаш һәм истәлекле бүләкләр от. Без сиңа иҗади уңышлар телибез.
Фото: http://nabchelni.bezformata.ru/listnews/zhurnalistki-pretenduyut-na-zolotoe-pero/4993328/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: