Хезмәт

“Безнең кече туганнар” бәйгесендә тавыш бирүне башлыйбыз

“Безнең кече туганнар” бәйгесенә барлыгы 12 фотосурәт килеп иреште. Хәзер сезнең ярдәм белән җиңүчене билгелисе генә калды.

Тавыш бирү өчен сайтыбызга "Безнең кече туганнар" сылтамасы буенча кереп,  "голосовать" төймәсенә чиерттерегә кирәк. Тавыш бирүнең соңгы көне – 13нче май, шул ук көнне тавыш бирүне туктатып җиңүчене билгеләячәкбез.

Актив булыйк! Сайтка кереп, шулай ук Инстаграмда комментарийлар язарга онытмагыз. Тагын шунысын да әйтеп узарга кирәк - тавышларны бер тапкыр гына түгел, көнаралаш биреп була. Димәк май бәйрәмнәрендә фотосурәтләр өчен тавыш бирүне онытасы түгел, бездән аерылмагыз.

Ә бүләккә нәрсә көтәсен беләсез - "София" мебель кибете тәкъдим иткән йомшак ПУФИК көтә!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: