Хезмәт

Бәйгебезнең җиңүчеләре белән танышыгыз

“Беренче сентябрь иртәсендә!” дигән бәйгебезгә килеп ирешкән 24 фотосурәт арасында җиңүчеләрне ачыкладык.

Бу юлы без ике җиңүчене билгеләдек. Аның берсе, алдан хәбәр ителгәнчә, нәтиҗәне   сайттагы һәм инстаграмдагы лайклар суммасы буенча, ә икенчесе Инстаграмдагы фотолар арасыннан очраклы рәвештә билгеләнде (видеоязмадан карасыз).

Димәк, беренче җиңүчебез - 19нчы номерлы фото - Норма урта мәктәбенең 9а сыйныф укучылары.

Икенче җиңүче булып, 1нче номер астында катнашкан Рамил Нәҗипов табылды. Аларны ихластан җиңүләре белән котлыйбыз.

Реклама

Бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, нык сәламәтлек, эшегездә-укуыгызда бары тик уңышлар гына юлдаш булуын теләп калабыз. Бездән аерылмагыз, алда әле тагын кызыклы бәйгеләр көтә.

Ә хәзер, сезнең хозурыгызга нәтиҗәләр таблицасын тәкъдим итәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: