Реклама
Инде һәркем беләдер: 2018 ел көнчыгыш календаре буенча Эт елы. Шул уңайдан без кечкенә генә конкурс үткәреп алырга булдык.
“Эт елына... эт белән!” – Анда катнашу өчен дүрт аяклы дустыгыз, йорт сакчыгыз белән төшкән рәсемне электрон адресыбызга юллавыгыз да җитә. Иң матур фотоны без редакция коллективы белән сайлап алачакбыз. Җиңүчегә тәмле бүләк: торт!