Хезмәт

«Иң матур бакча» фоторәсемнәр бәйгесендә тавыш бирүне башлыйбыз

Хөрмәтле дуслар! «Иң матур бакча» фоторәсемнәр бәйгесенә 19 бакчаның фоторәсемнәре килеп иреште, алар сайтыбызныӊ «Иң маткр бакча» сәхифәсендә урын алдылар.

Фотолар шактый күп, рәхмәт матурлыкны күрә белеп, рәсемгә төшереп безгә җибәрүегез өчен. Инде менә сайтыбыз укучылары тарафыннан сезнең хезмәтне бәяләр вакыт та җитте, бүгеннән тавыш бирүне башлап җибәрәбез.
Тавыш бирүнең тәртибенә килсәк ул 01.08.2014 - 15.08.2014 барачак, 15нче август сәгать 4тә бәйгегә килгән 19 бакчаның иң матуры сезнен тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк.
Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә уң як баганада «Һава торышы» баннеры астында «Тавыш бирү» сәхифәсендә, үзегезгә ошаган бакчаны билгеләргә һәм «Әйе» төймәсенә басарга кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бер компьютердан бер тәүлеккә бары тик, бер тапкыр гына тавыш биреп була.
Хәерле сәгатьтә, башлыйбыз тавыш бирүне…

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: