Хезмәт

“Җиһанда туйлар гөрли” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек (фото)

Бүген редакциябез кунаклар кабул итте - "Җиһанда туйлар гөрли» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Хәтерләсәгез, "Хезмәт" газетасы редакциясе район ЗАГС бүлеге белән берлектә август аенда "Җиһанда туйлар гөрли" дигән конкурс игълан иткән иде. 1нче августтан 1нче октябрьгә кадәр сайтыбызда фотолар кабул ителде, бәйгедә барлыгы 17 пар катнашты. 1нче октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр сез биргән тавышлар ярдәмендә җиңүчеләрне билгеләдек.

Реклама

Бүген исә җиңүче парларны редакциябезгә кунакка дәштек. Гөлнара-Фидәрис Әгълиуллиннар, Ләйсән-Динар Зыятдиновлар, Гөлинә-Заһир Газыймовлар редакциябезнең истәлекле бүләкләренә ия булды. Раилә-Ирек Сәләхиевлар исә "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулады, аларга район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова махсус бүләк тапшырды. Җиңүчеләрне ихластан тәбриклибез, киләчәктә дә сайтыбызда оештырылган бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып калабыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: