Хезмәт

“Җиһанда туйлар гөрли” фотоконкурсының тавыш бирү этабын башлыйбыз

1нче августтан 1нче октябрьгә кадәр сайтыбызда "Җиһанда туйлар гөрли" дигән конкурска фотолар кабул ителде, барлыгы 17 укучыбыз бәйгедә катнашырга теләк белдерде.

Бүген, ягъни 1нче октябрьдән тавыш бирү башлана, ул 1нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчене сез үзегез тавыш биреп ачыклаячаксыз 4нче ноябрь - «Бердәмлек көне»ндә җиңүчене бүләкләрбез дип тәгаенлибез.

Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә, уң як баганада «Тавыш бирү» сәхифәсендә, үзегезгә фотосүрәтне билгеләргә һәм «Әйе» төймәсенә басарга кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бер компьютердан бер тәүлеккә бары тик, бер тапкыр гына тавыш биреп була.

Хәерле сәгатьтә, башлыйбыз тавыш бирүне…
Фото: http://svadba.pro/photos/photo27922.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: