Хезмәт

Игътибар! Конкурс – “Без пионер чакларда”

“Хезмәт” (“Азьлане”) газетасы “Без пионер чакларда” дигән конкурс игълан итә.

Реклама

Тарихыбызны барлау юнәлешендә бездән алда тормыш кичергән буыннарның яшәешләре, уй-хыяллары, омтылышлары турында без якынрак белергә тиешбез. Бары шул очракта гына алар хезмәте белән тудырылган бүгенге көнебезне бәһаләргә, аларны хөрмәт итәргә өйрәнәчәкбез. Шушыларны исә тотып “Хезмәт” (“Азьлане”) газетасы “Без пионер чакларда” дигән конкурс игълан итә. Конкурска шул чор һәм пионер оешмасы белән бәйле үзегез язган хатирәләр яисә балалар кәгазьгә төшергән вакыйгалар, фотолар кабул ителә. Конкурска Бөтенсоюз пионер оешмасына 96 ел тулган вакытта – 18 майда нәтиҗә ясалачак. Җиңүчер сайт һәм газета укучыларның тавыш бирү юлы белән ачыкланачак. Аларны “Хезмәт” (“Азьлане”) газетасының истәлекле бүләкләре көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: