Хезмәт

Ишетми калмадыгызмы, бездә яңа бәйге "Әнием- күз нурым!"

26 ноябрь Әниләр бәйрәме. Үзенчәлекле бәйрәмне һәрберебез истә калырлык итеп үткәрергә тырыша.

“Хезмәт” газетасы коллективы әлеге сафларга кушылып, районыбызның барлык әниләренә дә онытылмаслык бәйрәм ясарга булды. Конкурсыбызның шартлары бик гади – әниләр белән төшкән фотосурәтләрне, видеоязмаларны 2018 елның беренче яртыелллыгына язылган квитацияләр белән бергә редакциябез адресына (BaltasiRed2005@yandex.ru) юлларга кирәк. (Квитанцияләрнең фото, видеолар җибәрүче яки фотода һәм видеода урын алган кеше исеменә язылуы шарт). Фото һәм видеоларның һәрберсе сезнең исем белән сайтыбызда урын алачак. Фотоларны 1 декабрьгә кадәр кабул итәбез, приз иясе дә шул көнне билгеле булачак.

Конкурсның иганәчесе – “Нурминка” сәүдә челтәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: